Питрәч тхэквондочылары Түбән Камадан 7 призлы урын алып кайттылар
Ярышларда 200 дән артык спортчы катнашты.
Түбән Камада Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Анда Татарстан һәм Чувашия шәһәрләреннән 200дән артык яшь спортчы катнашты.
Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Алсу һәм Илгиз Рысаевлар, Сардор Муминов һәм Кирилл Яковлев үз авырлык категорияләрендә икенче, Алексей Корчагин һәм Арманд Мәсгутов өченче урыннарны яуладылар.
Балаларның тренеры - Рөстәм Холмирзаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа