Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчлеләр узган елгы уңышны кабатлады

Узган ял көннәрендә ир-атлар командалары арасында “А” группасында хоккей буенча Татарстан беренчелеге тәмамланды, анда безнең республикадан алты команда катнашты. Башта алар ике әйләнешле турнирда иң яхшы дүрт команданы билгеләделәр, алар плей-офф сериясендә чемпион һәм призерларны ачыклады. Шунысы куандыра, Татарстан хоккей Федерациясе быелгы финал уеннарын Питрәчтә үткәрергә карар итте.

Безнең район командасы даими беренчелекләрне югары дәрәҗәдә үткәрде, ун уеннан сигезендә җиңде. Ул бары тик булачак чемпионнарга, теләчелеләргә генә оттырды. Сүз уңаеннан, соңгы елларда теләчелеләр безнең команда өчен “уңайсыз” көндәшкә әйләнде, һәм без еш кына җиңеләбез. Монда да җанатарлар финалда кабат әлеге көндәшләр белән очрашыр дип өметләнгән иде. Әмма, кызганыч...
Беренче көнне, беренче ярымфинал матчында “Тюлячи” һәм “Лачын” (Актаныш) командалары очрашты. Уен киеренке булмады, теләчелеләр көндәшләрен 14:2 исәбенә тар-мар итте.
Кичен “Питрәч”-“Арена” бозына икенче финалистны билгеләү өчен “Пестрецы” һәм “Тимерхан” (Байлар Сабасы) командалары чыкты. Җанатарлар боз хуҗаларының җиңүен көтте. Даими беренчелекләрдә безнең хоккейчылар көндәшләрен зур исәпләр белән җиңә иде. Шул исәптән Байлар Сабасында “Тимерхан” командасын 10:6 исәбе белән җиңгән иде.
Ә бу көнне питрәчлеләрнең һөҗүме барып чыкмады, алар көндәшләре капкасына алка кертә алмадылар. Көндәш капкачы да һәрвакыт әзер булды. Ә көндәшләр безнең капкага биш алка кертте, нәтиҗәдә, 5:0 исәбе белән җиңде. Әлбәттә, исәп уен буенча түгел, безнең хоккейчыларның алка кертергә мөмкинлекләре күп булды.
Киләсе көнне өченче урын өчен “Лачын”га каршы уенда безнекеләр 35 секундта исәпне ачтылар. Питрәчлеләр кабат күп һөҗүм иттеләр, ә алка актанышлылар капкасына һич кермәде. Өстәвенә, көндәшләр период азагында исәпне тигезләделәр. Икенче периодта исәп тигезләнмәде. Өченче периодның иң башында питрәчлеләр алга чыкты, әмма көндәшләр кабат исәпне тигезләде. Уен тәмамланырга өч минут калганда, безнең хоккейчылар җиңү алкасы кертә алдылар, һәм исәп 3:2 булды. Шул рәвешле, узган елдагы кебек, Питрәч хоккейчылары республика беренчелегендә бронза медальләр яуладылар.
Финалда күршеләр – теләчелеләр һәм сабалылар очрашты. Мавыктыргыч уенда теләчелеләр көчлерәк булып чыкты, алар 5:2 исәбе белән җиңделәр, сабалылар матч ахырында гына ике алка керттеләр.
Җиңүчеләргә кубокларны, медальләрне безнең район башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан хоккей федерациясе башкарма директоры ярдәмчесе Владимир Суслов тапшырды.
Шунысы сөендерә, беренчелекнең иң яхшы уенчысы булып безнең һөҗүмче Сабир Янов танылды.
Турнирның иң яхшы уенчылары: Азат Фәйзрахманов (“Тимерхан”) – сакчы, Илшат Газизҗанов – капкачы, Алексей Дмитриев – һөҗүмче (икесе дә “Тюлячи” командасыннан).
Шул вакытта ПЛХЛ беренчелегенә плей-офф сериясендә ике тапкыр җиңүгә кадәр уеннар башланды. Безнең “Пестрецы” ир-атлар командасы үз бозында “Вымпел” (Казан) командасын кабул итте һәм 8:1 исәбе белән җиңде.
2006 елгы егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге дә ахырына якынлаша. Безнең егетләр 9-12 нче урыннар өчен уеннарда үз бозында Башкортстаннан килгән яшьтәшләре, “Девон” (Туймазы) командасы белән уйнады һәм ике җиңүгә иреште – 5:1 һәм 7:2. Шул рәвешле, алар тугызынчы урынны алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X