Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчнең «Виктория» футбол командасы чираттагы җиңү яулады

Авыл яшьләре арасында футбол буенча район чемпионатының соңыннан алдынгы туры көтелмәгән нәтиҗәләр китермәде. Лидерлар чираттагы җиңүләргә ирештеләр.

"Виктория" янә көндәшен коры исәп белән тар-мар итте. Бу юлы лидерның һөҗүменә «Феникс» дучар булды. Чемпионат лидеры 7:0 исәбе белән җиңү яулады. Хәзер "Виктория"нең 33 очкосы бар. Икенче һәм өченче урыннарны 26шәр очко җыйган «Тау Иле» һәм «Аякс» бүлешә. Татар Тау Иле командасы «Аврора»ны 3:2 исәбенә отты, ленинококушкинолылар бу турда ял иттеләр. «Легион» һәм «Барс»ның 25шәр очкосы бар. Бу турда алар үзара уйнадылар, нәтиҗәдә «Барс» 6:4 исәбе белән җиңде. «Олимп» берьюлы ике уен үткәрде. Башта алар «Спортинг»ны - 12:1, аннары «Фриендшип»ны 9:4 исәбенә тар-мар иттеләр. Үз чиратында, "Фриендшип" та ике тапкыр уйнады. «Олимп» белән уенда җиңелгәннән соң, алар киеренке көрәштә КПРФ командасын 4:3 исәбенә җиңә алдылар. "Стар" "Милан"ны 7:4 исәбе белән отты. Тагын бер уен тигез исәпкә тәмамланды, «Ред Булл» һәм «Атлетико» - 2:2.
Бомбардирлар арасында лидер булып саналган «Виктория» командасыннан Сергей Одинцов элеккечә алда бара. Хәзер аның исәбендә 46 балл. Сергей 32 туп кертте һәм 14 пас тапшырды.
Роман Мяткин ("Аякс") икенче бара, аның исәбендә 35 балл (22+13).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше