Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә хоккей турнирлары популяр

Яшь хоккейчылар яңа спорт сезонын ачып җибәрде. Шушы көннәрдә Питрәч-Аренада Республика көненә багышланган хоккей турниры үтте. Анда республика һәм якын-тирә регионнар командалары катнашты.

Хоккей. Бу юлы бишенче

Питрәчтә башка төбәкләр катнашындагы турнирлар беренче генә үткәрелми инде. Безнең бозда Киров, Оренбург, Ульяновск, Мәскәү өлкәсе һәм башка регионнарның хоккейчылары уйнаганы бар. Сезон алды бәйгеләренә җиде команда килгән иде. Бозда призлы урыннар өчен 2006 елда туган яшь хоккейчылар көч сынашты. Балалар бозда бик яхшы әзерлек дәрәҗәсе күрсәтте. Кайбер киеренке мизгелләрдә ярыш хәтта өлкәннәр уенын хәтерләтеп җибәрде. Балалар хоккее сюрпризларга бай була. Биредә 3-4 алкага алда бару да җиңү дигән сүз түгел әле ул, берничә минут эчендә бар да үзгәреп куярга мөмкин.

Өч көн дәвамында хоккей сөючеләр балалар катнашында әнә шундый кызыклы, мавыктыргыч уеннар карый алдылар. Әлбәттә, уен булгач аның җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә була.

Барлык көндәшләрен дә җиңеп Кукмарадан "Ягуар" командасы турнирның җиңүчесе исеменә лаек булды. Икенче урында Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы, өченче урында Тольяттиның "Лада" командасы, дүртенче урында "Кировтан "Вятка" командасы, "Питрәч" командасы бишенче урында, алтынчы урында - Казанның "Лада" командасы һәм соңгы, җиденче урында Тольяттиның "Лада-2" командасы.

Безнең команда (тренеры Виктор Сорокин) ике уенда отты, "Лада-2" командасын 7:1 һәм "Смена" командасын 4:3 исәбе белән, калган уеннарда оттырды: "Вятка"га - 3:4 (буллитлар буенча), "Лада"га - 1:4, "Нефтехимикка - 2:5, һәм "Ягуар"га - 1:5 исәбе белән.

Турнирның иң яхшы капкачысы исеменә Тимур Гайнетдинов ("Ягуар") лаек булды. Иң яхшы саклаучы - Павел Орлов ("Питрәч"), иң яхшы һөҗүм итүче - Әмир Гыйззәтуллин ("Нефтехимик"), иң яхшы бомбардир дип - Андрей Круглов ("Лада") табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса