Питрәчтә хоккей буенча ачык турнир узачак
23-25 апрельдә безнең боз сараенда 2013 елда туган яшь хоккейчылар белән районның ачык турниры узачак.
«Ак барс» (Казан), «Заря», «Ижсталь» (икесе дә Ижау), «Металлург» (Магнитогорск), «Салават Юлаев» (Уфа), «Пестрецы» командалары катнашачак.
Уеннар 9.00 сәгатьтә башлана, турнирны ачу тантанасы 23 апрельдә 12.00 сәгатьтә башлана.
6+
? Безнең хоккейчыларның уен календаре
23 апрельдә 12.15 сәгатьтә «Ижсталь» белән, 16.45 сәгатьтә «Ак Барс» белән; 24 апрельдә 9.00 сәгатьтә «Салават Юлаев» белән, 12.00 сәгатьтә «Металлург» белән; 25 апрельдә 09.30 сәгатьтә «Заря» белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа