Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә көрәш буенча турнир үтте

"Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ призына шәхси-команда турнирына 70тән артык көрәшче җыелды. Әлеге турнир уникенче тапкыр үткәрелә.

Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр:

1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында җиңүчеләр: Эдуард Золин (52 килограммга кадәр, Кибәч), Айнур Бикчәнтәев (60 килограммга кадәр, Күн), Раил Шәймәрданов (68 килограммга кадәр, Татар Тау Иле), Ленар Саләхов (76 килограммга кадәр, Күн), Алмаз Шәйхетдинов (76 килограммнан югары, Казан машина төзелеше техникумы филиалы).

Команда исәбендә Күн көрәшчеләре җиңде, 2 нче урында - 2 нче мәктәп, 3 нче урында - Ленино-Кокушкино.

Ир-атлар арасында 1 нче урында Марсель Сөнгатуллин (65 килограммга кадәр), Петр Храмов (85 килограммга кадәр), Фәрхәт Фәйзуллин (85 килограмман югары) - барысы да "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдан, Рамил Мифтахов (75 килограммнан югары, Күн).

Команда беренчелегендә төп приз - Кубок һәм традицион приз-тәкәне "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ командасы отты, 2 нче урында - Күн командасы, 3 нче урында - Шәле командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, ЛениноКокушкино, Кљрђш турниры