Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә зур спорт вакыйгасы булачак!

Питрәчтә билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак, анда 25тән артык команда – 200гә якын кеше катнашачак. Ярышлар 23 майдан 26 майга кадәр барачак.

Командалар безнең районга инде иртәгә үк килә башлаячак. Көн дәвамында мандант комиссиясе утырышы, катнашучыларны үлчәү һәм җирәбә салу планлаштырылган.
- Республика кунакларына һәм ярышта катнашучыларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин.
24 майда, җомга көнне, 13.00 сәгатьтә - чемпионатның рәсми ачылышы була, беренче ярышлар иртән 9.00 сәгатьтә башланачак. Чара 19.00 сәгатьтә тәмамланачак.
Ярышлар икенче көнне, 25 майда, шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
26 майда командалар китә. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 84 призер билгеле булачак.
- Питрәчлеләр бу ярышларда инде берничә ел рәттән катнаша, без иң көчлеләр унлыгына керәбез. Быел безнең максат - лидерлар бишлегенә керү, - дип билгеләп үтте Илшат Шәфигуллин. - Булачак чемпионатта катнашачак көрәшчеләр арасында дөнья чемпионнары да аз түгел, алар арасында халыкара класслы спорт мастеры, күп кенә көрәшләрдә җиңүче, чемпион һәм дөнья кубогы иясе, билбау көрәше буенча Европа Кубогы иясе питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин да бар.
Ярышлар һава шартларына карап, наратлыкта стадионда яки спорт мәктәбе спортзалында узачак.
6+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X