Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район башлыгы Питрәч спортчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Августның һәр икенче шимбәсендә безнең илдә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Питрәчлеләр дә аннан читтә калмый. Горурланырлыгыбыз да бар: Артур Макаров армрестлинг буенча дөнья һәм Европа чемпионы, Фәрхәт Фәйзуллин дөнья чемпионатының көмеш призеры, көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, Александр Дормидонтов гер спорты буенча Россия чемпионы һәм башкалар.

Шунысы куандыра, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта, моның өчен районда яхшы шартлар тудырылган, яңа спорт объектлары төзелә.

Район башлыгы Илһам Кашапов Питрәч спортчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлады, бүләкләр тапшырды, аларга нык сәламәтлек теләде, якташларын җиңүләре һәм казанышлары белән сөендерүләрен теләде.

«Питрәч–Арена» боз сарае мөдире Виктор Сорокин, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе баш бухгалтеры Лилия Вәлиева һәм әлеге юлларның авторы Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.    

Илһам Миңнеханович районда берничә ел элек авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары арасында популяр спорт төре  волейболны үстерергә кирәклеген ассызыклады. Аны шулай ук район үзәгендә стандарт футбол кыры булмау мәсьәләсе дә борчый. Хәзер бу мәсьәлә өстендә эшлиләр, һәм ул уңай хәл ителергә тиеш.

Спорт бәйрәме Балалар шәһәрчегендә дәвам итте, анда бу көнне физкультурачылар көне уңаеннан баскетбол, мини-футбол һәм башка спорт уеннары оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса