Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район спортчылары тагын ике кубок яулады

Узган атнада Питрәч хоккейчылары һәм безнең районның футбол буенча җыелма командасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнирларда кубоклар яулады. Безнең көрәшчеләр дә уңышлы чыгыш ясады.

БИЛБАУ КӨРӘШЕ. ПЬЕДЕСТАЛДА - ПИТРӘЧЛЕЛӘР
Биектауда билбау көрәше буенча 16 нчы Бөтенроссия турниры узды, анда өч питрәчле авыр үлчәү категориясендә бөтен пьедесталны яуладылар. Павел Семенов – беренче, Илдар Байтимеров – икенче, Андрей Чиндин өченче булды.
ХОККЕЙ. ТӨП ПРИЗ БЕЗДӘ
Өч көн дәвамында «Питрәч-Арена» боз сараенда 2010 елда туган яшүсмерләр арасында ачык турнир узды.
Төп приз өчен алты команда көч сынашты. Безнең команда бик яхшы уйнады, ул дүрт җиңүгә иреште, шул исәптән өчесе коры исәп белән яуланды, бары тик бер генә җиңелүгә дучар булды. Анысы да матчтан соң буллитлар сериясендә. Көндәшләр капкасына Питрәч хоккейчылары барлыгы 24 алка кертте, ә үз капкаларына нибары икене генә керттерде.
Питрәчлеләр «Ракета»ны (Арча) – 4:1, «Акулы»ны (Кукмара) – 6:0, «Яшьлек»не (Зәй) – 7:0, «Комета»ны (Самара) – 6:0 исәбенә отты һәм «Нефтяник»ка (Әлмәт) - 1:2 исәбенә (буллитлар буенча) оттырды.
Нәтиҗәдә, безнең хоккейчылар 13 очко җыеп беренче урынны алды (тренер Сергей Мошков), икенче урында - «Ракета» - 12 очко, өченчедә – «Нефтяник» - 11, дүртенчедә – «Акулы» - 4 очко, бишенче «Комета» - 3 очко һәм алтынчы урында - «Яшьлек» - 0 очко.
Питрәч командасы уенчысы Камил Шакиров турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды.
Идел буе федераль округы беренчелегендә безнең «Пестрецы-2006» командасы «А» төркемендә калырга өметләнә. Безнең егетләр Пензада, җирле «Дизель» командасы белән чираттагы уеннар уздырдылар. Беренче уенда 6:3 исәбе белән откан хуҗалар көчлерәк иде, икенче уенда питрәчлеләр реванш алды – 5:2.
ФУТЗАЛ. БЕЗНЕҢ ФУТБОЛЧЫЛАРГА ТИҢНӘР БУЛМАДЫ
Лаешта яшүсмер егетләр арасында футбол буенча турнир узды. Безнең районның җыелма командасы (тренеры Александр Каляшин) барлык өч уенда да җиңеп, өченче тапкыр рәттән турнир җиңүчесе булды.
Безнең команда Лаеш командасын - 7:4, Габишево – 6:1 һәм Столбище командаларын – 2:0 исәпләренә җиңде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше