Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районда спорт ярышлары кызганнан-кыза бара

Районның спорт тормышы бер урында гына тормый, көн саен диярлек ярышлар уза. Алар бигрәк тә ял көннәрендә үткәрелә. Узган атнада питрәчлеләр аларда актив катнашты.

МИЛЛИ КӨРӘШ
Шәле мәдәният йортында көрәш буенча күп еллар дәвамында Мулланур Вахитов исемендәге алдынгы колхозны җитәкләгән орден иясе, районның мактаулы гражданины Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланган традицион ачык турнир булып узды.  Бу көнне келәмгә Казан, Яшел Үзән, Мамадыш һәм безнең районнан җитмештән артык көрәшче чыкты.
Ярышларга, һәрвакыттагыча, Фәйзерахман Сафинны шәхсән белгән күп кунаклар җыелды. Турнир башланыр алдыннан җанатарларга һәм спортчыларга искиткеч кеше, җитәкче тормышы турында документаль фильм күрсәтелде.
Тантаналы ачылышта район башлыгы Илһам Кашапов спортчыларга уңышлар һәм мавыктыргыч бәйгеләр күрсәтүләрен теләде.
Чыннан да, турнир яхшы дәрәҗәдә узды. Көрәшчеләр үз осталыкларын күрсәттеләр, алда республика беренчелеге дә бит әле. Әлеге турнир республика турнирларына әзерлек булып та тора. Бигрәк тә яшь спортчылар тырыштылар, алар кунаклар һәм җанатарлар алдында мавыктыргыч көрәш күрсәтергә теләделәр. Өстәвенә, турнир кунаклары - безнең иң данлыклы көрәшче Иван Баширов һәм танылган тренер Гайнетдин Мөхәммәдиев иде. Ә Шәледә спортны яраталар, шуңа күрә һәр көрәш алымын тамашачылар алкышлар белән каршыладылар. Нәрсәсе яхшы: биредә ярышлар, нигездә, сәхнәдә уза, шуңа күрә аларны күзәтү бик уңайлы.
Берничә сәгатьтән соң турнирның җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. 2002-2004 елгы егетләр арасында җиңүчеләр булып Денис Волков (икенче мәктәп, авырлык категориясе 50 килограммга кадәр), Адель Шәйдуллин (55 килограммга кадәр), Никита Шалимов (60 килограммга кадәр), Айдар Вәлиәхмәтов (70 килограммга кадәр, барысы да Мамадыштан), Айнур Миңнебаев (70 килограммнан артык, Шәле) саналды. Гомумкоманда зачетында беренче урында – шәлелеләр, икенчедә – икенче мәктәп һәм өченчедә – ленинококушкинолылар. Кызганыч, әлеге өч мәктәп кенә үз командаларын ярышларга җибәрде.Ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көрәштеләр: Илһам Гайфетдинов (65 килограммга кадәр, Мамадыш), Рөстәм Сабиров (75 килограммга кадәр, “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ), Марат Сафин (90 килограммга кадәр, Шәле). Турнирның абсолют батыры булып Фәрхәт Фәйзуллин (“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ) саналды. Гомумкоманда зачетында төп призны акбарслылар яулады, икенче урында – хуҗалар һәм өченчедә – Күн көрәшчеләре. Җиңүче команда һәм төп батыр истәлекле бүләкләрдән тыш, традицион бүләк – тәкә алды. Призларны район башлыгы Илһам Кашапов, Фәйзерахман Сафинның уллары Илдус һәм Җәүдәт тапшырды.
Ислам Сәлимов Шәле авылында туып-үскән, ул җирле Сабантуйларда барлыгы 11 тапкыр батыр булган, шушы көннәрдә аңа 68 яшь тула, моңа карамастан, ул яшьләр белән бертигез дәрәҗәдә көрәште.
- Үземне яхшы хис итәм, спорт белән шөгыльләнәм, хәзергәчә келәмгә чыгарга һәм көрәшергә яратам. Ә бу турнирда бик теләп катнашам, - диде ул.
Ә менә Мамадыштан Илһам Гайфетдинов әле яшь спортчы, ул Екатеринбургта узган осталар турнирында һәм Данил Галиев призларына үткәрелгән турнирда беренче урыннарны алырга өлгергән инде.
- Мин Шәлегә килергә яратам, бу минем дүртенче турнирым инде, мин беренче турнирда өченче, ә калганнарында беренче урын алдым. Миңа һәм дусларыма бу турнирда катнашу ошый, оештыручыларга рәхмәт, Алла боерса, киләсе ярышларга да киләчәкбез, - диде турнирның өч тапкыр җиңүчесе.  
 

ХОККЕЙ
“Пестрецы-2006” командасы Идел буе федераль округы беренчелегенә үзенең чираттагы уеннарын үткәрде. Туймазыда (Башкортстан) алар беренче көнне җирле “Девон” командасын 3:2 (буллитлар буенча) һәм 4:2 исәбе белән җиңделәр. Хәзер питрәчлеләр 12 команда арасында сигезенче урынга күтәрелделәр.
“Пестрецы-2008” республика беренчелегендә “Ак бүре” (Казан) командасын – 3:0 исәбе белән җиңде. Шулай ук безнең командалар уйный торган Казан беренчелегенә берничә уен узды. "Пестрецы-2004» – «Спартак» (Йошкар-Ола) - 10:1, «Зилант» - 3:7, «Питрәч-2009» - «Волна» -4:5, «Пестрецы» - «Зилант» - 2:4.
“Питрәч-Арена” боз сараенда һәвәскәр командалар арасында ПЛХЛ беренчелеге кысаларында, чираттагы уен узды. Безнең «Пестрецы» ир-атлар командасы «Спутник» командасын (Казан) кабул итте һәм 6:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады. Алкаларны Рамил Исхаков (2 гол), Альмир Дәминов, Константин Игнатьев, Илшат Заһриев һәм Сабир Янов кертте.
Өченче турдан соң, безнең команда 4 очко җыеп, икенче урында бара, ә өч җиңү яулаган ТХФП алда бара.
Безнең хоккейчылар киләсе уенны Казанда 14 ноябрьдә «Торнадо» командасы белән үткәрәчәк, Питрәч җанатарлары үз командаларын 22 ноябрьдә күрәчәк, ул көнне алар «Гагарин» командасы белән уйнаячак.
17 ноябрьдә Татарстан чемпионаты да башлана, бу көнне 17.00 сәгатьтә, безнең спорт сараенда Питрәч һәм Буа арасында уен узачак.
6+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса