Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Реванш мөмкинлеге бар

"Любитель+18" һәвәскәрләр арасында хоккей буенча Казан беренчелегенә йомгаклау уеннары башланды.

Исегезгә төшерәбез, безнең хоккейчылар даими беренчелектә төп көндәшләре - Казанның "Орион" командасын 2 очкога җиңеп, 1 нче урынны яулады. Иң көчле командалар финалда очрашты.
Питрәч хоккейчылары ярымфиналда Биектау командасы белән уйнады. Ике җиңүгә кадәр соңгы ике уен 1:1гә тәмамланды. "Питрәч-Арена"да хәлиткеч уенда безнең уенчылар тулы өстенлеккә ия иде. Әмма алкалар капкага кермәде, питрәчлеләр берничә тапкыр буш капкага да кертә алмады. Ә көндәшләр өченче периодта исәпне 4:0гә җиткерде. Шуннан соң гына безнең хоккейчылар ике алка кертте.
- Безнең хоккейчылар бөтен сезонны яхшы уйнады, ярымфиналда гына сынатты, даими уеннарда әлеге команданы өч тапкыр җиңгәннәр иде бит, - дип авыр сулый җанатарлар.
Икенче көнне ук биектаулыларның ярыш регламентын бозулары ачыкланды. Хәлиткеч очрашуда алдан билгеләнмәгән уенчылар катнашкан. Шуңа күрә безнекеләр финалга үтте.
Казанда үткән беренче уенда "Орион" хоккейчылары көчлерәк булып чыга, алар безнең егетләрне 6:2 исәбе белән җиңә һәм алга чыга.
Киләсе уен безнең боз сараенда үтәчәк. Шулай булгач, реванш мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X