Салкын безне куркытмый

Якшәмбе Питрәч наратлыгында традицион бәйрәм - "Сәламәтлек көне" үткәрелде. Аны район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре оештырган иде.
Салкын булуга карамастан, бу ял көнендә чара үткәрелгән урынга шактый кеше җыелды. Табигать кочагында ял итәргә яратучыларга җиңелчә салкын да комачауламады, хәтта, киресенчә, кояшлы, матур көндә чаңгыда шуу яки бәйрәмне оештыручылар әзерләгән конкурс һәм уеннарда катнашу бик күңелле, рәхәт иде. Һәрвакыттагыча, чарада иң актив катнашучылар балалар иде: алар чаңгыда да, чанада да шуарга өлгерде, барлык конкурсларда катнашты. Оештыручылар иң җитезләргә истәлек бүләкләре тапшырды.
Бу көнне беркем дә туңып басып тормады. Дәртле музыка яңгырап торды, биемичә мөмкин түгел иде. Питрәч үзешчән артистлары күңелле җырлары белән җыелганнарны "җылытып" торды.
Район үзәге мәктәпләре мондый һавада иң мөһиме турында да онытмаган - һәркемгә кайнар коймак белән чәй тәкъдим иттеләр.
Чаңгы юлында да кеше күп иде - балалар да, олылар да урман буйлап берничә километр ара үтте. Аланда футбол алышлары барды, карда туп тибәргә яратучылар да аз түгел иде. Әлбәттә, бу көнне күпләр саф һавада ял итеп, өй мәшәкатьләреннән, телевизор, компьютерлардан арынып торды, күзләренә ял бирде.
Бик кызганыч, соңгы вакытта без күп вакытыбызны монитор экраннары каршында үткәрәбез. Янә дә "Сәламәтлек көне"нә әйләнеп кайтмыйк әле. "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" күңелле һәм мавыктыргыч конкурсын күзәтеп торуы аеруча кызык булды. Монда 7 команда катнашты. Беркем дә бирешергә теләмәде, бигрәк тә күп сандагы уңыш теләүчеләр алдында... Соңгы конкурс та үтеп китте. Судьялар нәтиҗә ясады. Район үзәгенең 2 нче мәктәбеннән Белоусовлар командасы җиңүче булды. Матур традиция буенча "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" конкурсында катнашучы һәр команда оештыручылардан истәлек призлары алды. Барысына да спорт инвентаре предметлары тапшырылды.
Саф һавада вакыт бик тиз үтеп китте. Күңелле ял иткәннән соң питрәчлеләр канәгать булып, өйләренә таралышты. Музыка яңгырап торган стадион бушап калды. Озаккамы? Юк. Бик тиздән "Сәламәтлек көне" безне тагын бергә җыяр.
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.1800
-
28 июнь 2022 - 13:38Бу җомгада редакциядән бүләк алучылар билгеле булачак Һәр әбүнәчебезнең газетага язылган өчен призлар оту* мөмкинлеге бар.10200
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.13400
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.13400
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**134400
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган154100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324700
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228200
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166700
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161000
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика