Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Салкын бозда кызу уеннар

Хоккей безнең районда иң популяр спорт төре булып тора. Соңгы елларда күп кенә авылларда спорт мәйданчыклары барлыкка килде, анда төрле яшьтәге питрәчлеләр рәхәтләнеп шөгыльләнә башлады. Районда инде ничәнче ел хоккей буенча район беренчелеге үтә, анда иң көчле команда исеме өчен ел саен 12-13 команда көч сынаша.

Бу сезонда авыл яшьләре арасында хоккей буенча районның ачык беренчелегендә унике команда катнашты, шул исәптән күрше районнардан: Теләчедән, Лаештан һәм Балык Бистәсеннән.
Башта командалар әйләнмәле турнирда уйнады, аның нәтиҗәләре буенча плей-офф сериясендә иң көчле сигез команда ачыкланда. Алар 2018-2019 сезон чемпионы һәм призерлары исеме өчен көрәште.
Пановка һәм узган елгы чемпион «Питрәч-2» командалары үзара өченче призлы урын өчен уйнады. Беренче уенда киеренке көрәштә питрәчлеләр 4:3 исәбе белән җиңү яулады. Ә беренче урын өчен Шәле һәм «Теләче-2» командасы уйнады, анда шәлелеләр көчлерәк булып чыкты, исәп - 3:1. Бу уеннар апрель башында узган иде инде, ә техник сәбәпләр аркасында икенче уеннарны июнь уртасында гына үткәрергә туры килде.
Өченче урын өчен уенда кабат питрәчлеләр җиңде, бу юлы 3:0 исәбе белән. Һәркем беренче урын өчен уен бик киеренке булыр дип көтте, бу шулай булды да. Көрәш мәйданның һәр почмагында барды, беркем дә җиңелергә теләмәде. Теләчелеләр шәле капкачысы һәм сакчысы җибәргән хаталардан файдаланып, матчта исәпне ачтылар. Беренче период ахырында, бер минут эчендә шәлелеләр рәттән ике алка кертте һәм алга чыкты – 2:1. Алдагы период 7:1 исәбе белән ышанычлы зур җиңү яулаган якташларыбыз теләгәнчә барды, һәм алар икенче тапкыр район чемпионнары булдылар. Җиңүчеләр арасында алка кертүчеләр: Илфат Шакиров (өч гол), Фәнис Нуриев (2), Илфат Мөхәммәдьяров һәм Илфар Гатауллин – берәр.
Җиңүчеләргә медальләр, кубокларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Дмитрий Кузнецов һәм «Питрәч-Арена» боз сарае директоры, районның ир-атлар командасы тренеры Виктор Сорокин тапшырды.
Өченче район беренчелегенең иң яхшы уенчылары дип Дмитрий Дудкин (капкачы, Пановка), Леонид Сидоров (сакчы, «Питрәч -2»), Инсаф Сөнгатуллин (һөҗүмче, «Шәле»), Айдар Миңнемуллин (бомбардир, «Теләче-2») табылды.
- Бездә, Шәледә, спортны бик яраталар, - дип сөйләде чемпионнар командасы капитаны Илфат Шакиров, - менә безнең хоккей командасы икенче тапкыр район чемпионы булды, ә узган ел без икенче урынны алган идек. Финалдагы зур исәпкә карамастан, уен бик киеренке булды, теләчелеләр бик көчле һәм техник команда, алар белән уйнау авыр, шуңа күрә без бу җиңүгә икеләтә шат.
Финалда безнең капкачы Фаил Хәйруллин бик ышанычлы уйнады, безнең җитәкчебез тәҗрибәле тренер - Илфат абый Мөхәммәдьяров, аңа 47 яшь. Менә бүген дә ул исәпне тигезләде, шуннан соң безнең кәефләр күтәрелеп китте, уены яхшы тәмамладык.
Команда тугры җанатарларына рәхмәтле, алар һава шартлары нинди булуга һәм уеннарның соң башлануына да карамастан, безне һәр матчта хуплады, ярдәм итте, менә бүген дә безнең уйнаганны карарга һәм безгә уңыш теләр өчен йөзләп кеше килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса