Алга

Питрәч районы

Рус Тат
Спорт

Шәле егете Ленар Гайсаров - спортчы да, тренер да

Район җыелма командасының булачак тренеры кечкенәдән спортка гашыйк

Ленар спорт белән шөгыльләнүчеләр сыйныфында укыган. Аларның баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары буенча командасы еш кына район чемпионы булып калган.

Туган авылы Шәле мәктәбен тәмамлаганнан соң Ленар КФУга физкультура һәм спорт институтына укырга кергән. 2013 елда аны уңышлы тәмамлап, баскетбол буенча тренер буларак районның спорт мәктәбендә эшли башлаган. 
Хәзер Ленарның секциясенә сигез яшьтән башлап егерме яшькә кадәрге илледән артык егет һәм кыз йөри. Районда баскетбол белән 150гә якын кеше шөгыльләнә.

– Тренерлар Илгизәр Гыйләҗев һәм Владимир Тарасов белән бергә эшлибез, - дип сөйли Ленар Илнур улы. – Без уртак күнегүләр уздырабыз, ярышларга да бергә барабыз. Соңгы елларда 2007 һәм 2008 елларда туган яшүсмерләр командалары республика чемпионнары булдылар. 2004 елда туган кызлар һәм 2004-2005 елларда туган кызлар Татарстан беренчелегендә өченче урыннар яуладылар. Шулай ук башка ярышларда да призлы урыннар яуладык, - дип үз  тәрбияләнүчеләренең уңышларын  санап чыкты яшь тренер. 
Үзенең казанышлары өчен Ленар ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2020» республика смотр-конкурсында җиңүче булды, баскетбол буенча беренче категорияле тренер булды. 

Ленар буш вакытларында үзе дә спорт белән шөгыльләнә. Ул волейбол һәм мини-футбол буенча «Легион» (Шәле) командасы капитаны. Волейболчылар Сабантуйда район чемпионнары булдылар, ә футбол командасы узган ел өченче урынны алды.
Аның укучыларның берсе Инсаф Сәйфуллин тренер юлыннан китте. Быел ул баскетбол буенча тренер белгечлеге буенча спорт академиясенә укырга кергән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев