Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Спорт белән шөгыльләнү - яхшы кәеф нигезе”

ГТО нормаларын тапшыру фестиваленә иң актив ата-аналар һәм балалар районның мәктәп спорт залларына җыелды. Алар өчен бишәр сынау әзерләнгән иде. “Нык гаилә” социаль проекты кысаларында оештырылган чарада барлыгы 80гә якын команда катнашты.

Без район үзәгенең икенче мәктәбендә булдык, анда фестивальдә катнашырга килгән өч гаилә белән таныштык. Башта алар зур энтузиазм күрсәтмәсәләр дә, соңыннан ГТО нормаларын тапшыру нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәген белгәч рухланып киттеләр. Алар барлык биремнәрне бик яхшы нәтиҗәләргә үтәп чыгу өчен бөтен көчләрен куйды.
Галактионовлар гаиләсе фестивальгә кушылуларына бер дә үкенми.
- Мәгълүм булганча, спорт белән шөгыльләнү - яхшы кәеф нигезе, - дип билгеләп үттеләр ирле-хатынлы Александр һәм Елена. - Малайлар, бик күңелле һәм кызык булды бит? - дип сорады алар уллары Алмаз һәм Даниярдан.
- Әйе, - дип раслады алар әти-әнисенең сүзен. – Без хәтта, беренче урын алдык.
Яраткан шөгылегез бармы дигән соравыма, малайлар бассейнга йөрүләре, баскетбол уйнаулары, кышын чана шуулары турында әйтте, ә кечеләре кул сугышы белән дә шөгыльләнә икән.
Гаилә башлыгы алга таба да мондый чаралар оештырылса, тормыш иптәше һәм балалары белән бик рәхәтләнеп катнашачакларын әйтте.
Икенче гаилә – Никифоровлар нормативларны тапшыруның җиңел булмавын билгеләп үтте.
- Ияләнмәгәнгә күрә бераз авыррак, - диде Елена. - Бу безнең өчен гадәти булмаганча вакыт үткәрү. Монда без бер команда. Бөтен гаиләм: ирем Вячеслав, кызым Виктория һәм улым Виктор белән килдем. Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр спорт белән ныклап шөгыльләнмәдек, элек чаңгы ярышларында призлы урыннар ала идем. Хәзер һәр көнне күнегүләр ясый башларга кирәк дигән уйга килдем, бу бит сәламәтлек өчен бик файдалы.
- Шулай ук мәктәп еллары искә төште, хатирәләр яңарды, без дә кайчандыр әлеге нормативларны тапшырган идек бит, - дип сүзгә кушылды аның ире.
Өченче команда, Дәүләтшиннар – ирле-хатынлы Равил һәм Екатерина балалары Эльвира һәм Адель белән һәр көнне зарядка ясыйлар икән, йөгерергә яраталар, чаңгыда йөриләр, бассейнга баралар. Мәктәп спорт залында яхшы кәеф алдык, - диде алар.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да грамоталар һәм баллы призлар тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X