Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Спорт яңалыклары

    Бөтен илдәге кебек үк, бездә дә массакүләм чаралар үткәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу атнада берничә спорт турниры җанатарлар катнашыннан башка узды.

    Питрәч спорт мәктәбендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпләр арасында футбол буенча республика зона ярышлары узды. Финал уеннарына юл ача торган бердәнбер юллама өчен дүрт команда көрәште.
    Беренче уенда Питрәч интернат-мәктәбе командасы Арчадан килгән көндәшләре белән уйнады. Киеренке матч кунакларның җиңүе белән тәмамланды: 5:4. Икенче уенда безнең егетләр Болгар (Спас районы) командасы белән матчта 0:4 исәбенә оттырдылар. Аның каравы, Саба районы командасы белән соңгы уенда питрәчлеләр көндәшләрен 12:0 исәбе белән тар-мар итте. Башта ук шулай уйнарга иде дә бит…
    Нәтиҗәдә, безнекеләр өченче урынны алдылар. Арчадан килгән егетләр беренче, шул рәвешле, алар республика этабы финалына үтте.
    Авыл яшьләре арасында футзал буенча район беренчелегенең 18 турыннан соң чемпион исеме өчен көрәш кискенләште. Төп призга берьюлы дүрт команда дәгъва кыла: “ТатХод”ның үз активында 42 очко, “Аякс”ның 41 очко, “Олимп”ның 40 очко һәм “Скиф”ның 39 очкосы бар. Турнир таблицасын “Порто” командасы йомгаклый, ул барлык матчларда да оттырды һәм аның үз активында 0 очко.
    “Иң яхшы бомбардир” исеме өчен дә көрәш киеренке. Биредә лидер – “Аякс”тан Ирек Әхмәтҗанов, ул гол+пас системасы буенча 59 балл (28+31) җыйды, икенче урында Инсаф Зәйнетдинов (“Легион”) – 58 балл (40+18), өченчедә - Ирекнең көндәше Роман Мяткин - 57 балл (39+18).
    Әлегә киләсе турларның кайсы вакытка күчерелүе билгеле түгел.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: