Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спортчы үрнәк булырга тиеш

Физкультурачылар көненә танылган якташыбыз, спорт ветераны Гайнетдин Мөхәммәдиев һәм хоккейчы, тренер Сергей Мошков турында сөйлибез

Безнең район спортчылары зур ярышларда актив катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Монда остазларның өлеше зур. Мәкаләнең геройлары - көчле спортчылар һәм иң яхшы тренерлар.

 

«Тәрбияләнүчеләрем белән горурланам»

 

Илһам Кашапов Гайнетдин Мөхәммәдиевкә «ТАССРга 100 ел» истәлек билгесен тапшырды. Екатерина Плеханова фотосы.

 

 

Милли көрәш буенча титуллы тренер, якташыбыз Гайнетдин Мөхәммәдиев шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Спорт ветеранын бу истәлекле дата белән дуслары, ул тәрбияләгән спортчылар, көрәшчеләр, шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов котлады. Алар аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Гайнетдин абый Татар Казысында туып-үсә. Балачакта очучы булырга, күкне яуларга хыяллана. Моның өчен спорт белән бик күп шөгыльләнә, күнегүләр ясый. Чаңгы спортын һәм авыр атлетиканы ярата.
Нинди авыл малае көрәшергә яратмый? Гайнетдин дә шундыйлардан була. Дәресләрдән һәм өй мәшәкатьләреннән соң һәр буш минутны тренировкаларга багышлый. Ул һәрвакыт абыйсы Шәмсевәлинең көрәш алымнарын игътибар белән күзәтә торган була.
Гайнетдин Мөхәммәдиевкә очучы булу хыялыннан баш тартырга туры килә, моңа сәламәтлек ирек бирми – күзләре авырта. 1962 елда ул «Казанхимстрой» трестына балта остасы булып эшкә урнаша. Эштән соң шөгыльләнергә йөргән «Спартак» спорт клубында тәҗрибәле көрәшче һәм тренер Әсхәт Шәйхетдиновны очрата. Аның җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә. Соңрак турнирларда җиңүләр яулый башлый.
Еллар узу белән аның тренер таланты ачыла. Аның янына балалар күп йөри башлый, шул исәптән питрәчлеләр дә. Алар арасында танылган көрәшчеләр Иван Канашев, Заһретдин Шәйхетдинов, Рөстәм Гыйниятов, Михаил Чернов, абыйлы-энеле Сафиуллиннар һәм башкалар бар. Тренер үз тәрбияләнүчеләре белән бик горурлана. Аның утыздан артык тәрбияләнүчесе Татарстан һәм Россия чемпионнары, 68е РСФСР спорт мастеры булды.
- Мин күп кенә тренерларга һәм спортчыларга рәхмәтле. Тик нәкъ менә Әсхәт Шәйхетдинов ярдәме белән мин киләчәктә спорт тормышында кирәк булган тәҗрибә тупладым, - ди ветеран. Иң мөһиме - бу тренер Гайнетдин Мөхәммәдиевнең данлыклы көрәшче булу хыялын тормышка ашырырга булышты.
Якташыбыз төрле турнирларда, Сабантуйларда һәрвакыт көтеп алынган кунак. Ул район чараларына еш килә, үз тәҗрибәсен яшь көрәшчеләргә, тренерларга тапшыра.
Ул милли спорт төрләре буенча РСФСРның спорт мастеры исеменә ия, Татарстан Республикасының атказанган тренеры һәм атказанган физик культура хезмәткәре.


 

«Мин спортка балачактан гашыйк»

 

Сергей Мошков Татарстан чемпионнары Кубогы-2020 белән. Автор фотосы.

 

Сергей Мошков тормышында хоккей аерым урын алып тора. Бозда ул һәрчак аяусыз, фидакарь, мәйданчыкның һәр почмагында көрәш алып бара, чын әйдаман, капитан. Ул кырыс, әмма гадел тренер, шуңа күрә аны иптәшләре, шәкертләре һәм җанатарлары бертигез хөрмәт итә. Сергей Мошков «Б» төркемендә дүрт тапкыр Татарстан чемпионы, быел «А» төркемендә чемпион, төрле турнирларда күп тапкырлар призер. Татарстанның һәвәскәрләр җыелма командасы составында Сочидагы ярышларда катнашты.
- Мин кечкенәдән спортка гашыйк, - ди Сергей. - Туган авылыбыз Пановкада без малайлар белән хоккей уйный идек. Бервакыт, урманчыларга агачлар утыртырга булышкан өчен безгә агач бирделәр. Без алардан такта ярдык һәм үз кулларыбыз белән хоккей тартмасы төзедек. Өлкәннәр ярдәменнән башка булмый, эштә безгә хоккейны яратучы Михаил Медведев ярдәм итте. Спорт белән шөгыльләнү теләге тагын да артты. Уңыш та үзен көттермәде. Инде киләсе елда ук безнең команда мәктәп укучылары арасында район беренчелегендә беренче урынны яулады, ә безнең бишлекне район җыелма командасы составына керттеләр, - дип искә ала спортчы. Питрәчкә күченгәннән соң, ул хоккей белән җитди шөгыльләнә башлый. Тиздән боз сарае барлыкка килә, балачакта Сергей мондый бина төзелер дип хыялланмаган да була.
Сергей Мошков 2008 елдан хоккей буенча тренер булып эшли һәм район җыелма командасында уйный. Аның карамагындагылар «Алтын алка» зона ярышларында, мәктәп укучылары спартакиадасында җиңү яулыйлар, төрле турнирларда призер булалар.
Хәзер ул 2004 һәм 2010 елгы малайлар белән шөгыльләнә. Малайлар командасы инде ике тапкыр Мәскәүгә барып, дәрәҗәле турнирларда бишенче һәм сигезенче урыннарны алып кайтырга өлгергән. Сезон барышында Сергей Мошков уенчы буларак илледән артык, тренер буларак йөздән артык уен уздыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса