Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спортта һәр җиңү - кемнеңдер җиңелүе нәтиҗәсе

Фәрхәт Фәйзуллин кабат республика ярышлары призеры булды, ә менә безнең хоккей командалары үз көндәшләренә оттырды, ә Ленино-Кокушкино командасы кышкы ГТО фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.

МИЛЛИ КӨРӘШ. ҖИҢҮГӘ БЕР АДЫМ
Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм «Ватаным Татарстан» газетасы призына милли көрәш буенча ачык турнир узды. Турнирга республиканың һәм күрше төбәкләрнең иң көчле көрәшчеләре җыелды.
Безнең танылган көрәшчебез, дөнья Кубогы иясе, күп тапкырлар Россия, Татарстан чемпионы, күп тапкырлар Сабантуйлар батыры Фәрхәт Фәйзуллин, финалда, үзеннән 60 килограммга авыррак, Зәйдән Сергей Павликка оттырып, икенче урынны яулады.
Өченче урынны Чыты авылында туып-үскән Азат Яруллин яулады, ул Биектау районы өчен чыгыш ясады.
Гомумкоманда зачетында питрәчлеләр 52 команда арасында 16 нчы урынны яуладылар.


ХОККЕЙ. МӨҺИМ ОЧКОЛАРНЫ ЮГАЛТТЫЛАР
Идел буе федераль округы беренчелегендә 2006 елгы яшүсмерләр арасында чираттагы тур уеннары узды. Безнең команда үз бозында Түбән Камадан «Нефтехимик» командасын кабул итте. Беренче көнне питрәчлеләр 5:2 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады, ә икенче көнне 3:4 исәбе белән җиңелде. Шулай итеп, алар бик мөһим өч очко югалттылар.
«Пестрецы-2010» командасы да җиңелде, Казан беренчелегендә ул «Питрәч-Арена»да «Зилант»ка 2:3 исәбенә оттырды.
Бу көнне күп санлы җанатарлар алдында безнең «Пестрецы» ХК ир-атлар командасы да уңышсыз уйнады. Республика чемпионаты кысаларында соңгы турда питрәчлеләр «Чирмешән» ХК командасына 4:7 исәбе белән оттырды. Беренче периодта кискен көрәш барды, командалар чиратлап алка кертте. Алга таба шулай ук мәйданчыкның һәр метрында көрәш барды. Көндәшләр көчле хоккей уены күрсәттеләр. Безнең хоккейчыларның төгәл уйнамаулары һәм уеннан чыгаруларга юл куюлары уңышсызлыкка китерде, нәтиҗәдә, алар үз бозларында җиңелүгә дучар булдылар.
Киләсе, йомгаклау уенын безнең команда янә Питрәчтә уздырачак, ул 1 мартта чемпионат лидеры Казанның «МНКТ» командасы белән узачак.


ГТО ФЕСТИВАЛЕ. КОМАНДАЛАР КҮБРӘК БУЛЫРГА МӨМКИН ИДЕ
Кышкы фестивальдә районның унбер командасыннан 70кә якын кеше катнашты. Алар көч күнегүләре, урыннан ераклыкка сикерү, чаңгы ярышлары, пневматик винтовкадан ату, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча норматив тапшыруда көч сынаштылар.
Белкино, Кощак, Пимәр, Ленино-Кокушкино командаларында әлеге авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Пимәр авылында яшәүче 54 яшьлек Рифкат Идрисов спорт белән күптәннән дус, хоккей, көрәш, чаңгы спорты белән шөгыльләнә.
- Мин бүген алты төр буенча нормативларны тапшырдым. Барлык шартларны үтәвемә шатмын, - диде Рифкат. - Барысы да яхшы оештырылган, - дип билгеләп үтте ул.
Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучылары Екатерина Блаченова һәм Гөлназ Хәсәнова да ярышлардан читтә калмадылар. Екатерина спорт белән актив шөгыльләнә, ул армспорт буенча республика ярышлары призеры, ә Гөлназ гаиләсе белән чаңгыда шуарга ярата.
- Мин инде икенче тапкыр нормативларны тапшырам, җәйге төрләрне уңышлы үтәдем, бүген кышкы спорт төрләрен узам. Рифкат белән килешәм, фестиваль бик яхшы оештырылган. Бернинди ыгы-зыгы да юк, барлык секторлар да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән.
Гомумкоманда зачетында беренче урында - Ленино-Кокушкино мәктәбе, икенче урында - Богородск мәктәбе һәм өченчедә - район үзәгенең беренче мәктәбе.
Хоккей һәм ГТО фестиваленнән фоторепортажны безнең pestrecy-rt.ru. сайтыннан карый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса