Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Стартка чыккан һәркем җиңүче

“Милләтләр кроссы” безнең илдә 2004 елдан бирле үткәрелә. Бу шимбәдә унбишенче тапкыр Бөтенроссия йөгерү көненә старт бирелде. Массакүләм йөгерүләр көннән-көн популярлаша бара. Безнең районда “Милләтләр кроссы – 2019”да 6313 кеше катнашты – бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк.

Кроссны бөтен район буенча үткәрделәр, массакүләм йөгерүләргә күпләр кушылды.
Катнашучыларның күбесе Питрәчтә наратлыкта җыелды, биредә төрле яшьтәге меңгә якын кеше стартка чыкты.
Ярышлар башланыр алдыннан катнашучыларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде.
- Беренче чиратта, спорт - ныклы сәламәтлеккә юл. Спортка битараф булмаган күп кенә питрәчлеләрнең стартка чыгуына мин бик шат. Барыгызга да уңышлар телим, - диде Илһам Миңнеханович.
Ярышларның баш хөкемдары Илшат Шәфигуллин йөгерүләргә старт бирде, катнашучыларга мең метр, егетләргә һәм ир-атларга ике тапкыр күбрәк йөгерергә туры килде.
Бу көнне һава торышы да яхшы булды, көзге урман буйлап йөгерү үзе рәхәтлек иде.
- Бәйрәм алдыннан без үзебездә, балалар бакчасында кросс үткәрдек, тәрбияләнүчеләр бик теләп йөгерделәр, ә бүген безнең чират. Бөтен состав белән диярлек ярышларга килдек, - диләр «Бәләкәч» балалар бакчасы хезмәткәрләре. Шуны әйтергә кирәк, балалар бакчалары, мәктәпләр коллективлары, һәрвакыттагыча, кросста актив катнаштылар.
Йөгерүләр башлаганчы һәркем ныклап әзерләнде, район үзәгенең беренче мәктәбеннән килгән команда бик актив рәвештә күнегүләр ясады, бу мәктәптән стартка йөздән артык кеше чыкты. Катя Пронина бишенче сыйныфта укый, кросста беренче тапкыр катнаша.
- Сыйныфташларым кебек үк, мин дә спорт белән дус, бүген рәхәтләнеп йөгерәчәкмен, - диде ул старт алдыннан.
Сигезенче сыйныф укучысы Ралинә Хәйриева бию белән шөгыльләнә.
- Мин кросста инде беренче ел гына катнашмыйм, йөгерү белән шөгыльләнү биюдә дә булыша, физик яктан чыдамрак булырга ярдәм итә, - ди ул.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, Ралинә яшьтәшләре арасында икенче урынны алды, беренчедә -Ленино-Кокушкинодан адашы Ралинә Закиров. Беренче мәктәптән Марина Тимерханова өченче булды.
5-8 сыйныфлар арасында өч призлы урынны да беренче мәктәп егетләре алды, финишка беренче булып Вадим Косенко килде, икенче - Павел Пушков һәм өченче - Роман Кириллов. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык призерлар да спорт белән шөгыльләнә - җиңел атлетика, армспорт һәм хоккей.
- Безнең арада финишка кадәр чын көрәш барды, ә арабыздан иң көчлесе җиңү яулады, - диделәр фиништан соң яшь спортчылар.
Югары сыйныф укучылары арасында беренче ике урынны икенче мәктәптән Мария Игнатьева һәм Карина Мөхәммәтҗанова алды, ә өченче булып финишка Ленино-Кокушкинодан Ләйсән Гарифуллина килде. Егетләр арасында ленинококушкинолылар иң җитезе булды, алар өч призлы урынны алдылар да инде: Раил Хәсәнов, Нияз Әхмәтҗанов һәм Станислав Талаков.  Бу егетләр һәм кызлар актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр, төрле спорт төрләре буенча район җыелма командасы әгъзалары булып торалар.
Хатын-кызлар арасында район эчке эшләр бүлегеннән Юлия Меркулова җиңде, «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Лариса Иванова икенче булды, «Шатлык» балалар приютыннан Екатерина Карнаухова лидерлар өчлеген йомгаклады.
Район үзәк хастаханәсеннән Айтуган Гарипов ир-атлар арасында җиңүче булды. Айтуган хатыны Кристина белән актив тормыш рәвеше алып баралар, икесе дә йөгерү, чаңгыда шуу, йөзү белән шөгыльләнәләр. Менә нәтиҗә дә - ышанычлы беренче урын. Икенче урында - Яшьләр үзәгеннән Данил Сорокин, өченчедә - район эчке эшләр бүлегеннән Рәсим Галиев.
Ветераннар арасында Илдар Гыйниятов, Владимир Федотов һәм Рүзәл Нурмөхәммәтов призерлар булдылар. Җитәкчеләр арасында Илһам Кашапов яхшы физик әзерлек күрсәтте һәм беренче булып килде, икенче урында - район хәрби комиссариатыннан Равил Дәүләтшин, өченчедә – район хакимиятеннән Сергей Павлов.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алды. Хәер, бу көнне стартка чыккан һәркем җиңүче иде инде.  
Фиништан соң, катнашучыларны коймак белән тәмле чәй көтте, аларны коррекция интернат-мәктәбе пешекчеләре әзерләгән иде.

 

Фоторепортаж карагыз: “Милләтләр кроссы – 2019”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса