Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тренер хезмәте мактауга лаек

Төп кагыйдәләреннән тыш, спортның һәр төренең үз нечкәлекләре, үзенчәлекләре һәм искәрмәләре бар. Тренер аларны барыннан да яхшы белә. Аның эше психолог, методист, судья һәм укытучы һөнәрен үз эченә ала. Рөстәмҗан Холмирзаев та нәкъ менә шундый күпкырлы шәхес. Ул Питрәч балаларын Корея хәрби сәнгатенә – тхэквондога өйрәтә.

Әлеге сугышчан сәнгать белән шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре тренер белән танышуның беренче минутларында ук безнең арада ышанычлы мөнәсәбәт килеп туды, диләр. Һәм бу гаҗәп түгел, чөнки Рөстәмҗан Муминович үз тәрбияләнүчеләренең һәркайсы белән уртак тел таба белә.
- Без балалар белән төрле ярышларга барабыз. Һәм ярышларда катнашкан саен аларның тхэквондога карата мәхәббәте ныграк арта. Без инде Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Чебоксар шәһәрләрендә булдык. Призлы урыннарсыз кайтканыбыз юк, - диделәр балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тхэквондо секциясенә йөрүчеләрнең әти-әниләре.
Күптән түгел тхэквондо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Яшь спортчылар медальләр өчен генә түгел, Россия беренчелеге финалына юллама алу өчен дә көрәштеләр. 3000 спортчы арасында безнең кызлар беренче һәм икенче урыннар алдылар. Питрәч укучысы Дарина Гуськова үз авырлык категориясендә җиңүче булды һәм Кырымга Татарстан данын якларга барачак.
Тхэквондо кебек юнәлештә тренер үзәк фигура булып тора, чөнки бу көрәш сәнгате генә түгел, рухи күнегүләрнең тулы системасы да. Рөстәмҗан Муминович үз алдына яхшы спортчы һәм шул ук вакытта рухи аңлы чын кеше тәрбияләү максатын куя. Һәм үз үрнәгендә укучыларга намуслылык, тирә-юньдәгеләргә яхшы мөнәсәбәтнең өстенлеген күрсәтә. Ул һәр кешенең абруен һәм хис-кичерешләрен ихтирам итәргә өйрәтә, укучыларын җиңүгә этәрә. Шуңа күрә, тхэквондо – спорт төре һәм үз-үзеңне яклау ысулы гына түгел, тормыш фәлсәфәсенә дә әверелгән.
Яшь спортчыларның әти-әниләре Рөстәмҗан Муминовичка спортка мәхәббәт уятып кына калмыйча, балаларда уңай сыйфатлар булдырганы өчен чиксез рәхмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса