Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Уңыш сере - даими күнекмәләр ясауда

“Сула” бассейнында район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган йөзү буенча ярыш узды. Анда район мәктәп укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.

- Безнең төп бурыч – спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Һәм бу, чыннан да, бик мөһим искәрмә. Йөзү, бөтен организмны сәламәтләндерүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң нәтиҗәле спорт юнәлешләренең берсе. Моннан тыш, бу спорт төре белән һәркем шөгыльләнә ала, йөзү йөгерү яки йөрү кебек табигый физиологик күнекмә, шулай ук бу спорт төре белән теләсә нинди яшьтә шөгыльләнергә була. Моны катнашучылар да раслады. Ярышта утыз биш яшькә кадәр һәм аннан олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты.
Беренчеләр булып ярышта дүртәр кешедән торган хатын-кызлар төркеме старт алды. Алар арасында Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучысы Екатерина Блаченова җиңде, ә утыз биш яшькә кадәрге категориядә беренче урынны Богородск мәктәбе укытучысы Юлия Баранова алды. Кызларның җиңүгә омтылышлары зур иде, алар аңа иреште дә.
Ә ир-атларга килгәндә, утыз биш яшькә кадәргеләр арасында беренче урынны Богородск мәктәбе укытучысы Айдар Сәлимов алды. Утыз биш яшьтән олырак категориядә Ленино-Кокушкино мәктәбенең физкультура укытучысы Алексей Чукуров җиңде. Барлык призлы урыннар спонсорлардан истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән билгеләп үтелде.
- Шуны әйтергә кирәк, беренче урыннарны безнең бассейнда даими шөгыльләнүчеләр алды, - диде “Сула” бассейны директоры Виктор Курмышев, грамоталар тапшырганда.
Ә Айдар Сәлимов кечкенәдән даими күнекмәләр ясау җиңүгә китерүен әйтте. Мәктәп елларында ук ул балалар өчен йөзү секциясенә йөргән. Хәзер ул инде үзе укытучы, мәктәптә инглиз теле укыта, әмма яраткан шөгылен ташламаган.
Ярышларда һәркемнең яхшы кәефтә булуын һәм азарт белән катнашуларын күрү бик күңелле булды. Катнашучыларның һәркайсының бер-берсен алкышлап хуплаулары бәйрәм рухы өстәде. Бу ярышларның - беренче чиратта кешеләрне берләштерүче дуслык булуын раслады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса