Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Волейбол буенча район чемпионатында даими турнир тәмамланды

Җиде команда җиде ай дәвамында дүрт әйләнеш уйнады.

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатында даими турнир тәмамланды. Җиде команда җиде ай дәвамында дүрт әйләнеш уйнады. Хәзер ике төркемчәдәге алты команда 2024-2025 елгы сезон финалистларын билгеләячәк.  

Беренче урыннарны алган командалар чемпион исеме, ә икенче урыннардагы командалар бронза медальләр өчен көрәшәчәк.  

Чемпионатның соңгы турында өч тапкыр чемпион – Шәледән «Легион» киеренке көрәштә Питрәчтән «Дуслык»ны 3:2 исәбе белән җиңде. «Богородское» Шәленең башка командасы «Юниор»ны отты – 3:1. «Старое Шигалеево» өч очко җыйды – аларның көндәше «Кобяково» уенга килмәде.

Йомгаклау турнир таблицасы:  

1. «Легион» – 49 очко,  
2. «Богородское» – 47,  
3. «Дуслык» – 43,  
4. «Сатрое Шигалеево» – 39,  
5. «Олимп» (Питрәч) – 33,  
6. «Кобяково» – 30,  
7. «Юниор» – 12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса