Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа елда уңыш үзен озак көттермәде

Питрәч хоккейчылары яңа елны җиңүдән башладылар. "Пестрецы-2006" командасына ике җиңү бик кирәкле очколар яуларга ярдәм итте. Шулай ук районның авыл яшьләре арасында волейбол буенча турнир узды.

ХОККЕЙ. МӨҺИМ АЛТЫ ОЧКО
Безнең район җанатарлары инде хоккейны сагындылар. Яңа ел каникулларыннан соң төрле турнир уеннары башланды.
Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашучы "Пестрецы-2006" командасы үз бозында “Рубин” командасын (Кузнецк, Пенза өлкәсе) кабул итте һәм ике җиңү яулады. Сүз уңаеннан, бу җиңүләр безнең командага үз хәлләрен яхшыртырга ярдәм итте.
Беренче уенда безнең хоккейчылар беренче минутлардан ук инициативаны яулап алдылар һәм көндәшләр капкасына өч алка керттеләр. Алкаларны Артем Мурашов, Илсаф Салаватуллин һәм Илья Антонов кертте. Моңа кунаклар бер гол белән җавап бирделәр.
Нәтиҗәдә, безнең егетләр файдасына исәп - 8:2. Калган алкаларны питрәчлеләрдән Илмир Дәминов (ике тапкыр), Кәрим Бәхтиев, Марсель Тынымбаев һәм Динар Җәләев кертте. Динар бу матчта матур гол кертте һәм аны матчның иң яхшы уенчысы дип юкка гына танымадылар.
Ә менә икенче уен тагын да кискен рәвештә узды, командалар озак кына исәпне ача алмадылар. Аннан соң ике минут эчендә питрәчлеләр өч алка кертте, Илья Антонов, Марсель Тынымбаев һәм Илсаф Салаватуллин үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Һәм бераз сүлпәнрәк уйный башладылар,   көндәшләр шуннан файдаланып ике алка керттеләр.
Шуннан соң бик кискен көрәш барды, бәхеткә, егетләребез 3:2 исәбе белән матчта җиңү яулады.
Киләсе уеннарны питрәчлеләр кабат үз бозында уздырачак, 1 һәм 2 нче февральдә алар Ижаудан “Ижсталь” командасын кабул итәчәк.


ВОЛЕЙБОЛ. ВИКТОРИЯ – ҖИҢҮЧЕ
Яшьләр үзәгенең спорт залында район яшьләре арасында волейбол турниры узды. Турнир Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
Турнирда барлыгы тугыз команда катнашты, алар ике төркемгә бүленде. Анда җиңүчеләр финалда беренче урын өчен, ә икенче урын алганнар өченче урын өчен уйнадылар.
Нәтиҗәдә, финалга Питрәчнең ике командасы чыкты, анда “Виктория” “Олимп” җиңде һәм төп призга лаек булды. Калган урыннар түбәндәгечә бүленде: 3. Колай. 4. “Беркут” (Ленино-Кокушкино), 5. Шәле, 6. Кибәк Иле, 7. Коррекцион интернат-мәктәбе, 8. Хатын-кызлар командасы, 9. “Арсенал” (икесе дә Ленино-Кокушкинодан).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса