Яхшы башлангыч дәвам итәчәк

Декабрь-гыйнварда җирле үзидарә органнары һәм башкарма хакимиятнең дәүләт органнарының территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында район спартакиадасы булып узды.
Мондый ярышлар бездә беренче тапкыр уздырыла. Районда 21 авыл җирлеге эшли. Бөтенесе дә диярлек спорт ярышларында катнашты.
Спартакиада айга якын дәвам итте. Ярышларда катнашучылар 8 спорт төрендә көч сынашты. Зачетка шәхси нәтиҗәләр дә, команда нәтиҗәләре дә исәпкә алынып барды.
Өстәл теннисы ярышларында Шәле авыл җирлегеннән Гөлнара Сафина һәм район Советыннан Сергей Павлов җиңеп чыкты. Шашка ярышларында да Гөлнарага тиңнәр булмады. Ә ир-атлар арасында әлеге спорт төрендә Екатериновкадан Илфат Шакиров җиңү яулады.
Шахматчылар арасында беренчелек Ленино-Кокушкинодан Зөмәрә Әхмәтҗанова һәм Богородскидан Закир Зарипов кулында булды.
Гер һәм бадминтонда Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов җиңүче булып калды.
Бадминтон уйнаучы хатын-кызлар арасында Пановкадан Мария Золина беренчелекне кулында тотты.
"Әти, әни, һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесендә район Советыннан Павловлар һәм Кибәчтән Золиннар гаиләсе җиңү яулады.
Хәрәкәтле уеннарда күп команда җыелган иде. Кибәч, Кәвәл, Надеждино, Белкино, Богородск, авыл җирлекләре командаларын күрү бик күңелле иде. Алар волейбол, мини-футбол кебек ярышларда беренче тапкыр катнашты. Һәм һич тә сынатмадылар, яхшы чыгыш ясадылар. Әлеге командалар район дәрәҗәсендәге ярышларда катнашса, һич тә артык булмас. Ә менә Питрәч волейбол командасы, ниндидер сәбәп аркасында, ярышларда катнашмады. Югыйсә, район үзәгендә әлеге төр спортттан 6-7 команда бар.
Инде спартакиада җиңүчеләре һәм призерларының исемнәре атап китү кирәктер. Волейбол буенча күннәр - 1 нче урынны яулады, шәлеләр - 2 нче, Колай командасы 3 нче урын алды.
Мини-футболдан призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында - Ленино-Кокушкино, 2 нче урында - Питрәч, 3 нче урында - Кощак командасы.
Команда зачетында 1 нче урынны шәлеләр яулады (авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов), 2 нче урында Ленино-Кокушкино командасы (Альфред Сәлихов) һәм 3 нче урында Кибәч командасы (Рәмис Раимов).
Рәсемдә: Шәле һәм Күн командалары волейбол ярышында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 16:00Питрәч районы кызы Түбән Новгородта узган кулинар көрәштә ярымфиналист булды Чарада аңа кумиры Константин Ивлев белән танышу бәхете елмайган2100
-
7 август 2022 - 10:00Питрәч районы кәсепчесе мичтә ипи пешерә Икмәкне ул инде җиде ел үзмәшгуль буларак җитештерә31400
-
6 август 2022 - 16:00Шәле мәктәбе укучылары ындыр табагында эшли Алар да урып-җыюга үз өлешләрен кертә42700
-
6 август 2022 - 12:00Питрәчтән Товкалевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә 6 августта аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды47600
-
6 август 2022 - 09:00Питрәч бакчачысы: «Август - редиска һәм яшел тәмләткечләр утырту өчен иң яхшы вакыт» Август аенда нәрсәләр утыртырга була? Бу сорауга Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы Надежда Фәхретдинова җавап бирде54700
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
8 август 2022 - 16:00Питрәч районы кызы Түбән Новгородта узган кулинар көрәштә ярымфиналист булды Чарада аңа кумиры Константин Ивлев белән танышу бәхете елмайган2100
-
7 август 2022 - 10:00Питрәч районы кәсепчесе мичтә ипи пешерә Икмәкне ул инде җиде ел үзмәшгуль буларак җитештерә31400
-
6 август 2022 - 16:00Шәле мәктәбе укучылары ындыр табагында эшли Алар да урып-җыюга үз өлешләрен кертә42700
-
6 август 2022 - 12:00Питрәчтән Товкалевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә 6 августта аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды47600
-
6 август 2022 - 09:00Питрәч бакчачысы: «Август - редиска һәм яшел тәмләткечләр утырту өчен иң яхшы вакыт» Август аенда нәрсәләр утыртырга була? Бу сорауга Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы Надежда Фәхретдинова җавап бирде54700
-
8 август 2022 - 14:59Питрәч районында ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыраларБу максатларга 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән3700
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов14100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230100
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.273300
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**248700
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган232800
-
10 июнь 2022 - 12:31Питрәчтә балалар арасында туберкулез белән авыруны профилактикалау турында фикер алыштылар Киңәшмә район үзәк хастаханәсендә узды.200900
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.199000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика