Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Якташыбыз Россия чемпионы булды

Берьюлы берничә спортчы төрле дәрәҗәдәге ярышларда яхшы нәтиҗәләргә иреште. Шулай ук безнең ир-атлар командасы да беренче иптәшләрчә уен үткәрде.

ГЕР СПОРТЫ
Алуштада (Кырым Республикасы) гер спорты буенча Россия чемпионаты узды. Безнең якташыбыз, кибәчле Александр Дормидонтов ветераннар арасында инде икенче тапкыр ил чемпионы булды.
Александр 68 килограммга кадәрге авырлык категориясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: 252 тапкыр герне кинәт күтәрде (ике кулда да башкарылган «рывок») һәм 117 тапкыр ике герне ике кул белән («толчок») күтәрде.



АВЫЛ УЕННАРЫ
Актанышта “Авыл яшьләре" XI республика авыл уеннары узды. Мас-рестлингта (таяк тартышу) тагын бер спорт ветераны аерылып торды, 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә Рүзәл Нурмөхәммәтов финалда гына оттырып, икенче урынны алды. “Авыл яшьләре” ярышларында барлыгы 31 команда катнашты. Алар 12 спорт төре буенча көч сынашты, шул исәптән, сыер савучылар һәм механизаторлар да. Ярыш нәтиҗәләре буенча, безнең район җыелма командасы 22 нче урынны алды.  



ХОККЕЙ
12 сентябрьдә «Пестрецы» ир-атлар командасы яңа сезонда беренче уен үткәрде. Безгә кунакка Казаннан МНКТ командасы килде. «Питрәч – Арена» боз сарае, һәрвакыттагыча, бик күп җанатарлар җыйды, тамашачылар да, хоккейчылар үзләре дә хоккей баталияләрен сагындылар.
Кызганыч, безнең хоккейчылар 1:4 исәбе белән җиңелде. Безнең командадан алканы Сабир Янов кертте.
- Без тренировкаларны бер атна элек кенә башладык, ә көндәшләр инде айдан артык шөгыльләнә һәм уйный, тик бу аклану түгел. Иң мөһиме - без тренировкалар үткәрә башладык, һәм егетләр бик теләп шөгыльләнәләр, элеккеге еллардагы кебек үк, рәсми уеннар башланганчы, ныгырбыз дип уйлыйм, - ди команда капитаны Сергей Мошков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса