Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ярышларда һәркем җиңәргә тели

Наратлыктагы стадионда зур спорт бәйрәме узды. Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда йөздән артык питрәчле һәм район кунаклары катнашты. Бәйрәм тантанасы Татарстан укучыларының IX спартакиадасы республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү белән башланып китте. Аларга акчалата премияләр тапшырылды. Спорт ярышы быел яңа форматта үтте. Районның 13 авыл җирлеге командасы үзара көч сынашты. Спортчылар Питрәч,...

Наратлыктагы стадионда зур спорт бәйрәме узды. Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда йөздән артык питрәчле һәм район кунаклары катнашты.
Бәйрәм тантанасы Татарстан укучыларының IX спартакиадасы республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү белән башланып китте. Аларга акчалата премияләр тапшырылды.
Спорт ярышы быел яңа форматта үтте. Районның 13 авыл җирлеге командасы үзара көч сынашты.
Спортчылар Питрәч, Ленино-Кокушкино, Шәле, Татар Казысы, Кощак, Кибәч, Күн, Чыты, Надеждино, Татар Тау Иле, Пановка, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе кебек авыллардан килгән иде. Калган авыл җирлеге башлыклары бәйрәмгә чакыруга ни өчендер салкын караган.
"Әти, әни һәм мин -спорт сөюче гаилә" ярышында барлыгы 8 гаилә катнашты. Бу юлы шартлар бераз катлаулырак иде. Әлеге бәйгедә иң яхшылары Татар Казысыннан Кәримуллиннар гаиләсе булды. Чыты авылыннан Галиәскәровлар 2 нче урында, 3 нче урында Питрәчтән Йосыповлар гаиләсе.
Армспорт буенча хатын-кызлар арасында көрәш бик кызыклы булды. Финалда республика бәйгеләре җиңүчеләре Питрәчтән Ольга Шәйхелисламова һәм Күннән Диләрә Миңнуллина очрашты. Киеренке көрәштә Ольга көчлерәк булды һәм җиңеп чыкты. 3 нче урында Кибәчтән Светлана Бабичева.
Ирләр арасында Күннән Булат Баһаветдинов җиңде, 2 нче урында Чытыдан Линар Фәхриев, 3 нче урында Питрәчтән Илнур Сәлимов калды.
Гер спорты түбәндәге спортчыларга җиңү китерде: Кибәчтән Александр Дормидонтов 1 нче урын, Керәшен Сәрдәсеннән Аркадий Дормидонтов 2 нче урын һәм Шәледән Рамил Хасянов 3 нче уры алды.
Хатын-кызлар арасында 1 нче урынга Диләрә Миңнуллина чыкты. 2 нче урында Светлана Бабичева, 3 нче урында Татар Казысыннан Айгөл Хәсәнова.
Йөгерү буенча да ярышлар җиңелләрдән булмады. Монда хатын-кызлар 800 метр дистанциядә йөгерде. Әлеге көрәштә Чытыдан Лилия Гайнетдинова җиңеп чыкты. Ирләр 1500 метрга йөгерде. Биредә Пановкадан Рифат Муллануров җиңү яулады.
Аркан тартышу буенча Шәле командасына тиңнәр булмады. Икенче урынны Ленино-Кокушкино, 3 нче урынны Татар Казысы командасы алды.
Балалар ял мәйданчыклары командалары арасында "Күңелле стартлар" үтте. Биредә дә уеннаор һәм спорт ярышлары бик җанлы һәм кызыклы булды. Ә күңелле ярышларда җиңүне Мелиорторлар урамы мәйданчыгының "Оптимистлар" командасы яулады. 2 нче урында Мишанин урамының "Пчелка" 3 нче урында Казан урамының "Комета" һәм 4 нче урында Техниклар урамының "Алые паруса" командалары калды.
Ярышлардан соң барлык физкультурачыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров бәйрәм белән котлады һәпм ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса