Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшьләрнең дә, пенсионерларның да җиңүләре бар

Хоккей ярышлары дәвам итә, бу атнада гына да берничә турнир старт алды, алда һәвәскәрләр лигасында беренчелек һәм ир-атлар командалары арасында Татарстан чемпионаты көтә.

ҖИҢҮЛӘР ҺӘМ ҖИҢЕЛҮЛӘР
Питрәчнең иң кече командасы Казан беренчелегендә катнаша. “Пестрецы-2009” командасы “Динамо” командасына – 1:3кә оттырды, “Пестрецы-2010” шулай ук Динамо белән уйнады һәм 5:1 исәбенә җиңде, календарь буенча шулай килеп чыкты, “Пестрецы-2011” командасы да “Динамо” белән уйнады һәм 2:10 исәбенә оттырды.
Ә менә “Пестрецы-2007” Биектауда узган Татарстан беренчелегендә җирле командага 1:2 исәбе белән (буллитлар буенча) оттырды. Байлар Сабасында “Пестрецы-2008” командасы яшьтәшләрен 10:2 исәбе белән тар-мар итте.
Районның өченче беренчелеге башланды.
Авыл яшьләре арасында хоккей буенча ачык район беренчелеге ике матчтан башланды, анда 12 команда катнаша. Командалар бер әйләнешле турнир үткәрәчәк, аның нәтиҗәләре буенча, плей-офф сериясендә алты иң яхшы команда район чемпионы исеме өчен уйнаячак. Узган беренчелек чемпионы “Пестрецы-2” командасы ленинококушкинолыларны – 6:1, һәм “Тюлячи-2” командасы “Соболь”не (Питрәч) – 7:5 исәбе белән җиңде.
АВЫР, ӘММА МАТУР ҖИҢҮ
“Пестрецы” ир-атлар командасы яңа сезонга контроль уеннар үткәрергә әзерләгәндә, бу юлы боз сараена һәвәскәрләр лигасында иң көчле командаларның берсе Казанның “Тимерхан” командасы килде.
Боз сарае, һәрвакыттагыча, үз командалары җанатарлары белән тулы иде.
Уенның башында казанлылар өстенлектә булды, алар беренче периодта безнең капкага ике алка кертте. Икенчедә Альмир Дәминов һәм Александр Сорокин төгәл керткән алкалары ярдәмендә исәпне тигезләделәр. Өченче периодта, матур комбинациядән соң, Рамил Исхаков питрәчлеләрне алга чыгарды.
Уен азагына нибары 8 секунд вакыт калып барганда, судья кагыйдәне бозган безнең хоккейчыны уеннан чыгарды, көндәшләр исә, алка кертергә өметләнеп, үз капкачысын алтынчы уенчыга алыштырдылар, ләкин финал сиренасы яңгырар алдыннан, Рамил буш капкага алка кертте. Шул рәвешле, питрәчлеләр 4:2 исәбе белән матур җиңүгә ирештеләр.
ВЕТЕРАННАРНЫҢ ҮЗ ЯРЫШЛАРЫ
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, комплекслы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә лаеклы ялда булган кешеләр арасында традицион район ярышлары узды.
Ленино-Кокушкино, Күн, Пановка һәм Питрәчтән утызга якын пенсионер берничә спорт төре буенча көч сынашты. Әлбәттә, спорт төрләре һәркем үти алырлык иде.
Берничә сәгать узган ярышлардан соң, җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Пневматик мылтыктан ату буенча Әлфия Матвеева һәм Павел Морясов җиңүче булдылар. Шашка буенча беренче урынны Фәния Мингалиева алды, сүз уңаеннан, ул йөзү буенча да җиңү яулады. Ир-атлар арасында дистанцияне Фәрит Вәлиев барысыннан да тизрәк йөзеп үтте. Шахматчылар арасында Илсур Дәминовка тиңнәр булмады. Өстәл теннисы буенча да спартакиада чемпионы булып Игорь Шпагин саналды.
Павел Морясов хәзергәчә Пановкада табиб-терапевт булып эшләвен дәвам итә, аңа хәзер 72 яшь.
- Мин даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәм, - ди Павел Иванович, - җәен велосипедта, ә кышын чаңгыда йөрим. Әлбәттә, көн саен шөгыльләнеп булмый, шулай да мин буш вакытымны файдаланам. Тагын атарга яратам, юкка гына бу спорт төре буенча ветераннар арасында район җыелма командасы әгъзасы булып саналмыйм. Быел яз Лаешта һәм Казанда узган республика ярышларында беренче урыннар алдым.
Табиб һәм спорт яратучы буларак, ничә генә яшьтә булсагыз да, сезгә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм, хәрәкәттә бәрәкәт бит!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса