Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Үзизоляция - кем өчендер хоккеляция, кем өчендер футболизация

Үз-үзеңне изоляцияләү — безнең яңа чынбарлыгыбыз. Бу күбебез тәүлегенә 24 сәгать өйдә булырга тиеш дигән сүз. Без бу вакытны Питрәчнең яшь спортчыларының ничек үткәрүен белдек.

Тренировкалар көнендә районның балалар бакчалары базасында шөгыльләнүче кечкенә футболчыларның әти-әниләре телефон аша тренер Алексей Сунейкиннан видеохәбәр алалар. Ул балаларга бүген алар нинди күнегүләр башкарырга тиешлеген күрсәтә.
- Һәрвакыттагыча, тренировканы күнегүләрдән башлыйбыз. Аны да, кечкенә балалар тупка ияләшсен өчен, туп белән үткәрергә киңәш итәм, - ди ул.
Хоккей буенча тренер Егор Маташков та “Үз-үзеңне изоляцияләү режимы - спорттан баш тарту өчен сәбәп түгел”, - дип саный.
- Тренировкаларның бер өлешен фатирда да уңышлы үткәрергә була, - ди ул. Аның хоккейчылары мондый тренировка минимумын бик теләп башкаралар.
- Улым инде икенче ел хоккей белән шөгыльләнә. Ул бу шөгыльне бик ярата, шуңа күрә тренировкалар тукталгач, кәефе төште. Хәзер онлайн тренировкалар вакытын ул түземсезлек белән көтә, - ди яшь хоккейчының әнисе Наталья Нефедова.
Бассейнда шөгыльләнүчеләргә, әлбәттә, катлаулырак. Тик монда да тренер Алексей Иванов нәни йөзүчеләргә күңелсезләнергә ирек бирми.
- Хәзер балалар әти-әниләре күзәтүе астында сыгылмалык һәм чыдамлылыкка күнегүләр ясый. Спорт - үз-үзеңне дисциплиналауның иң нәтиҗәле алымнарының берсе. Өстәвенә, спорт белән шөгыльләнү кәефне күтәрә, ә уңай фикерләр яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк. Хәзерге вакытта тискәре күренешләрдән онытылып тора белергә дә кирәк, - дип билгеләп үтә кечкенә йөзүчеләрнең тренерлары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса