Вперед
  • Рус Тат
  • Мөхәррият ТВ

    Питрәч телевидениесе 2007 ел алдыннан эшли башлады Аның беренче тапшыруы 2006 елның 31 декаберендә "Татарстан-Яңа гасыр" республика каналында эфирга чыкты. Шул көннән башлап, һәр җомга 20 сәгатьтә "Татарстан яңа гасыр" каналында Питрәч районының "Атна хәбәрләре" эфирга чыга. Телетапшырулар рус һәм татар телләрендә алып барыла. Җирле хәбәрләр, анонслар, документаль фильмнар, әңгәмәләр,...

    Питрәч телевидениесе 2007 ел алдыннан эшли башлады

    Аның беренче тапшыруы 2006 елның 31 декаберендә "Татарстан-Яңа гасыр" республика каналында эфирга чыкты. Шул көннән башлап, һәр җомга 20 сәгатьтә "Татарстан яңа гасыр" каналында Питрәч районының "Атна хәбәрләре" эфирга чыга. Телетапшырулар рус һәм татар телләрендә алып барыла. Җирле хәбәрләр, анонслар, документаль фильмнар, әңгәмәләр, музыкаль котлаулар - бу "Питрәч- ТВ" телекомпаниясе программаларының тулы исемлеге түгел. Без үз сюжетларыбызда учреждениеләр, оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше, район һәм анда яшәүчеләрнең тормышы турында сөйлибез.

    Шулай ук без реклама белдерүләре, модульләр һәм видеороликлар урнаштырабыз, шуның белән без район һәм республиканың шәхси эшмәкәрләренә, коммерция структураларына ярдәм итәбез. Бу бик отышлы хезмәттәшлек.

    Безнең контактлар:

    422770, РТ, Питрәч, ул.Совет урамы, 9

    Телефон: 8(84367)3-15-64, 89503184895, 89393907533ү

    E-mail: tk.pestrezu@yandex.ru

    Бүгенге көндә Питрәч телевидениесе коллективы составын дүрт хезмәткәр тәшкил итә:

    телевидение бүлеге мөдире һәм телетапшырулар алып баручы Гөлшат Куделькина, телетапшырулар алып баручы Ләйсән Мифтахова,

    оператор Александра Ксенофонтова,

    монтажер Андрей Ксенофонтов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: