Питрәч районы яшь белгечләргә мохтаҗ
Нинди генә тармак турында сөйләмә, барысында да яшьләргә юл ачык. Аеруча яшь белгечләргә авыл хуҗалыгы тармагы мохтаҗ. Барлык эшләүчеләрнең якынча 25% ын гына яшьләр тәшкил итә. Аларны активрак бу эшкә җәлеп итәр өчен Питрәч районында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен районның алдынгы хуҗалыгына экскурсия оештырылды.