Алга
  • Рус Тат
  • 2015 ел бюджеты халык мәнфәгатьләрен күздә тота

    Узган җомга, 21 ноябрьдә, район хакимиятенең зур залында икенче чакырылыш район Советының егерме бишенче утырышы булып узды. Анда төп структураларның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы актуаль проблемалар каралды. Утырышны район башлыгы - район Советы рәисе Эдуард Дияров алып барды.

    Утырышның озакка сузылачагы һәм нәтиҗәле булачагы алдан ук билгеле иде, чөнки көн тәртибенә уннан артык төрле мәсьәлә кертелгән иде. Тикшерелгән мәсьәләләрнең күбесе бюджет һәм финанс белән бәйле булды. Төп темаларның берсе - 2015 ел һәм алдагы 2016-2017 елларга районның социаль-икътисади үсеше фаразы турындагы мәсьәлә. Төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев чыгыш ясады. Ул районның икътисади һәм социаль сәясәте үсеше юллары итеп, икътисадның әйдәп баручы тармагы буларак, агропромышленность комплексы үсеше, эшмәкәрлекне һәм эшсез гражданнарның үзшөгылен хуплау, халыкның аз якланган катламына социаль ярдәм күрсәтү, хезмәт базарында киеренкелекне киметү, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе үсешен тоткарлауны билгеләп үтте. Докладчы билгеләп үтүенчә, элгәре мәгълүматлар буенча, район буенча территориаль продукт күләме узган ел белән чагыштырганда 1 процентка арткан һәм 5 миллиардтан артык тәшкил иткән. Ноябрь уртасына районның берләштерелгән бюджетына 224728,4 мең ( еллык салымга 101 процент) тәшкил иткән. Җирле бюджетка кергән салымнар суммасының артуы агрофирмаларга - "Ак Барс", "Ак Барс-Питрәч", "Рацин Шәле", "Казан" нәсел атлар заводы", "Питрәч азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ, "Кощак" АХП ААҖга туры килә.
    Беренче укылышта 2015 елга һәм 2016-2017 елларның пландагы чорына муниципаль район бюджеты проектына багышланган мәсьәләләр шактый әһәмиятле блокны тәшкил итте. Финанс-бюджет палатасы рәисе Тәлгать Вәлиуллин депутатлар һәм авыл җирлеге башкарма комитеты башлыклары игътибарын бюджет проектының үз керемнәребезгә, шулай ук республика бюджеты субсидияләренә ориентлашуына юнәлтте. Докладчы бюджетның социаль характер йөртүе һәм дефицитсыз булуын билгеләп үтте.
    Район бюджетының керемнәр өлешенә кергән салым җыемнарының төп өлешен физик затлар керемнәренә салым тәшкил итәчәк (НДФЛ), ә салым булмаган җыемнарның шактый өлеше җир ресурслары белән идарә итү һәм эшләүдән киләчәк.
    Фараз итүләр буенча, 2015 елда җир кишәрлекләрен арендага биреп тору аркасында район бюджеты 2470,0 мең сумга тулыланачак. Җир сату 3454,0 мең сумга якын акча китерәчәк.
    Бюджет проекты буенча, үз керемнәр күләме районда 2015 елда 501520,7 мең сум тәшкил итәчәк. Чыгымнарның гомуми күләме шул ук суммада булуын исәпкә алсаң, фараз ителгән дефицит ноль булачак. Тәлгать Вәлиуллинның борчылуы агымдагы бюджет үтәлешенең әлегә 96,2 процентка җитеп, узган ел белән чагыштырганда, 13 процентка кимүе белән бәйле. Иң кискен җир - физик затларга салым. Анда салым башкарылуы сүлпән бара. Планлаштырылган санга җитү өчен казнага тагын 23 миллионнан артык сум акча кирәк. Финанс-бюджет палатасы рәисе барлык мөмкинлекләрне файдаланырга чакырды.
    Депутатлар беренче укылышта районның 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план чорына бюджеты турындагы закон проектын тикшерүгә кабул итте.
    Муниципаль хезмәткәрләрнең коррупцион хокук бозулар кылган өчен җаваплылыгы турындагы мәгълүматны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова яктыртты.
    Утырышта депутатлар район администрациясе структурасындагы үзгәрешләр турында фикер алышты. Мәсәлән, башка эшкә күчүе сәбәпле, район башлыгы урынбасары Руслан Камалов үз теләге белән эштән азат ителде. Тагын бер кадрлар үзгәреше - җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп Илназ Дәүләтханов билгеләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: