Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Агач утырту - киләчәк буынга эз калдыру

    Быел район авылларында җирле халык, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары катнашында 12,24 гектарда төрле токымлы агач үсентеләре утыртылды

    Үсентеләр һәм техника белән урман хуҗалыгы ярдәм итте.


    АВЫЛЛАРНЫ ЯШЕЛЛӘНДЕРҮ

    Агач утырту көннәре күп кенә авыл җирлекләрендә, автомобиль юллары янында узды. Аеруча да Олан Иле  авылы янында (1000 данә), Питрәч, Чыты авылларында агач күп утыртылды. Чыты өчен 1200 данә  яшь чыршы бүлеп бирелде. Аларны җирле мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл советы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре бергәләп утыртты. Урман хуҗалыгы техникасы агач утырту өчен буразналар әзерләде. Чыршыларның бер өлешен авыл читендә кар тоту максатыннан утырттылар. Икенче бер өлеше – зуррак агачлар  Сабантуй үткәрү урынын бизәячәк.

    - Без инде аланда чыршы утырту өчен урын әзерләдек. Барлыгы биш рәт булачак. Яраткан бәйрәмебезнең урынын төзекләндерергә, яшелләндерергә телибез, - диде Чыты авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов.

    Чытылылар ел саен үз авылларын яшелләндерү белән шөгыльләнәләр. Бу инде күркәм традициягә әверелде.

    - Без быел язын  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә чыршы үсентеләре утырткан идек инде. Барлыгы 75 агач. Ә хәзер, көзен дә, бу акциядә катнашабыз –  агач посадкасы булдырабыз. Бу модага иярү генә түгел, бу безнең киләчәк буын, балаларыбыз өчен эшләнә. Алар өчен безнең хәтеребез шундый булсын, - ди Чыты авыл мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.

    – Һәм алар белән горурлансыннар,  без бит ата-бабаларыбыз утырткан гасырлык агачларга сокланабыз.


    ПИТРӘЧТӘ УРМАННАР АРТА

    Ел саен бу чорда Питрәч участок урман хуҗалыгында кызу эш вакыты. Агач үсентеләрен утырту,  имән чикләвеге һәм ылыслы агач күркәсе җыю эшләре бара. Участок урманчысы Булат Галимуллин хәбәр итүенчә, район урманнарында көзге эшләр акрынлап тәмамланып килә.

    - Без һәр көнне мөмкин кадәр файдалырак  итеп эшләргә тырыштык, - дип сөйли ул. 

    - Быелгы көзнең яхшы һава шартлары аркасында хезмәткәрләр күп эш башкара алды. Быел көзен биш гектарда 25 мең үсенте

    - 20 мең чыршы һәм 5 мең карагай утыртылды. Эшләр, нигездә, Күн, Ленино-Кокушкино һәм Олы Бутырка авыллары  янында барды. Шулай ук бу сезонда имән чикләвеге җыю планы арттырып үтәлде. Пландагы 140 килограмм урынына 200 килограмм тапшырылды. Казаннан  «Дарим лес» иреклеләр проекты активистлары ярдәм итте. Алда 100әр килограмм нарат һәм чыршы күркәләре җыю эше тора, - дип билгеләп үтте Булат Галимуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: