Ак халатлы шәфкать ияләренә мең рәхмәт
Бу якшәмбедә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бүген без аларның әһәмиятен аеруча да тоябыз.
Табиблар алдында зур миссия тора: кеше гомерен саклап калу.
«Медицина, чыннан да, барлык сәнгатьләрнең иң изгесе» - бу борынгы грек дәвалаучысы Гиппократ сүзләре. Аның белән килешми мөмкин түгел.
Ак халатлы кешеләр гел мактаулы булды. Ярдәмгә мохтаҗ, авыр, хәле начар кешеләр һәрвакыт алар янына бара.
Пандемия тагын бер кат медицина хезмәткәрләренең бик мөһим һәм кирәкле кешеләр икәнлеген искә төшерде. Бүген алар, сугышка каршы көрәшкән кебек, пациентларның сәламәтлеге өчен вируска каршы аяусыз көрәшәләр, тормышларын куркыныч астына куялар.
Сер түгел, COVID-19 авырулары Питрәч районында яшәүчеләр арасында да ачыклана. Безнең табиблар куркыныч зонасында, бигрәк тә ашыгыч ярдәм бригадасы. Күрсәтелгән адрес буенча чакырылган урынга барганда, алар үзләрен кем көтүен, аның нәрсә белән авыруын, куркыныч вирус белән зарарланган булу-булмавы турында берни белми.
- Питрәч район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәмендә чакыруларны кабул итү буенча 9 фельдшер, 8 машина йөртүче, 4 шәфкать туташы исәпләнә. Алар бердәм эшлиләр. Борчыган барлык сорауларга да җавап бирәләр, тынычландыралар, һәм иң мөһиме – вакытында ярдәм итәләр, - дип билгеләп үтә баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова. - Коронавируска шикләнгән очракта алар пациентларны Казанга алып бара.
Ак халатлы кешеләр бүген гаҗәеп фидакарьлек, түземлек, батырлык күрсәтәләр. Бу сынаулардан соң алар тирә-юньдәгеләр өчен чын геройга әйләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа