Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Аларга күңел җылысы бүләк итегез һәм терәк булыгыз

Без еш кына тормышыбыздан канәгать түгел: гаиләбездән, эшебездән, җитәкчебездән, хакимияттән, һич югында һава торышыннан. Ә менә үзләрендә тормышның барлык кыенлыкларына каршы торырлык көч табучы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне күргәннән соң, бөтенләй башкача уйлый башлыйсың.

Декабрь башында, бөтен илдәге кебек, бездә дә инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Аның максаты бөтен халыкның игътибарын аларның көндәлек проблемаларына юнәлтү.

Безнең илдә инде күп еллар "Уңайлы мохит" дәүләт программасы эшли. Аның төп максаты - әлеге программа эше ахырына кадәр, илебездә инвалидлар өчен иң яхшы шартлар булдыру. 2020 ел ахырына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бернигә дә карамастан транспорт, мәгълүмати һәм башка инфраструктураларга бернинди каршылыкларсыз керә алырга, илебезнең барлык гражданнары ала алган барлык хезмәтләрдән файдалана алырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен зур эш башкарыла. Әмма җәмгыятебездә инвалидлар проблемасы кискен кала. Инвалидларны медикаментлар белән тәэмин итү, торак йортларны һәм учреждениеләрне пандуслар белән җиһазлау - әлегә кадәр ахырына кадәр хәл ителмәгән. Шуның нәтиҗәсендә күпчелек инвалидлар барасы җирләренә бара алмыйча утырырга мәҗбүр була. Инвалид баланы караган өчен түләнә торган пособие һәм инвалидларга түләнә торган пенсия күләме бик аз, алар айга түгел, хәтта бер атнага да җитми. Сыйфатлы тротезлар эшләтү, яхшы инвалид коляскалары алу күпләрнең көченнән килми. Әле тагын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышта бик күп башка каршылыкларга да юлыга.

Безнең районда яңа йортлар һәм биналар хәзер инде инвалидлар ихтыяҗларын кайгыртып төзелә, алар барысы да пандуслар белән җиһазландырылган. Ләкин узган гасырда торак йорт һәм инфраструктураны төзегәндә беркем дә беркайчан да монда инвалид коляскалы кеше килә алуы турында уйлап та карамаган. Шуңа күрә күп кенә учреждениеләр күпләр өчен әле бүген дә уңайсыз булып кала.

Инвалидлар ункөнлеге вакытында районда төрле чаралар узачак. Бу көннәрне инвалидлар проблемалары буенча түгәрәк өстәл утырышы булачак, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт ярышлары, тематик концертлар, "Мобиль бригада"ның традицион чыгышлары үткәреләчәк, "Ветеранга ветераннарча игътибар" акциясе, инвалидлар иҗаты фестивале һәм башкалар узачак. Әлеге чаралар халыкның социаль күңеле китә торган төркемнәре турында кайгыртуга юнәлдерелгән.

Өстәп шуны әйтәсе килә: авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү һәм аларны хуплау бик кирәк, һәм аны даими күрсәтеп торырга кирәк. Ә безнең янәшәдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп. Безнең 237 якташыбыз балачактан ук инвалид, аларның егермедән артыгы бары тик әниләре тарафыннан гына тәрбияләнә. Ике, өч инвалид балалы гаиләләр дә бар. Һәм аларга ярдәм көн саен кирәк. Инвалид үзенең проблемалары белән берүзе генә калырга тиеш түгел, һәм аның актив тормыш белән яшәве өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Кеше алдагы адымны инде үзе ясасын өчен аңа ярдәм кулы сузарга кирәк.

Тормыш авырлыклары аша төрле кешеләр төрлечә уза. Без аяксыз 7 көндәш самолетын бәреп төшергән очучы-истребитель Алексей Маресьев белән горурланабыз, аяксыз хирург Святослав Федоров виртуозларча куллары белән зур осталык белән эшләгән. Сәламәт атлетларның рекордларын узучы параолимпиецлар бар, Ник Вуйчич - кулсыз һәм аяксыз кеше, үзенең рухи көче белән миллионлаган кешене сокландыра. Аларның күңелен бернинди кимчелекләр дә яралый алмаган.

Безнең районда 2734 инвалид яши, аларның 136сы - балалар, 417се - беренче группа, 1126сы - икенче группа, 1055е - өченче группа инвалидлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса