Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Аңлашып, тату яшәүдән дә яхшысы юк

Питрәчтә өч көн буе Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссиянең ведомствоара төркеме тикшерү алып барды.

Әлеге тикшерүнең йомгаклау өлешенә оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Иминлек советы секретаре Валерий Власов, район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин чыгыш ясады.
Комиссия җитәкчесе Михаил Блинов тикшерү төркеменең райондагы тормышчан мөһим объектларның һәм кеше күп була торган урыннарның куркынычсызлыгын тикшерүе хакында сөйләде. Тикшерү барышында кайбер җитешсезлекләр ачыкланган. Комиссия җитәкчесе аларны бетерү өчен тиешле чаралар кабул итәргә кирәклеге хакында искәртте.
Соңгы елларда районда экстремизм һәм терроризм чагылышлары булган хәлләр теркәлмәгән. Дини конфессияләр һәм аларның вәкилләре аңлашып һәм килешеп яши. Райондагы имин, тыныч тормыш, аңлашып яшәү - район җитәкчелеге, хокук саклау органнары, җәмәгать һәм дини оешмалар, дәүләт учреждениләре коллективларының уртак хезмәте нәтиҗәсе.
Михаил Блинов район террорчылыкка каршы комиссиянең эшчәнлеген дә анализлады. Комиссия эшен план нигезендә алып баруын әйтеп китте. Чыгыш ясаучы, үз чиратында, кайбер җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте. Шуларның берсе - кабул ителгән карарларның тормышка ашырылмавы.
Районда яшьләр арасында профилактик чараларга зур игътибар бирелә. Моны тикшерү комиссиясе дә уңай яктан билгеләп үтте. Сәламәт яшәүне пропагандалау, ялның актив формаларын оештыру, толерантлык һәм патриотизм рухында тәрбияләү һәрвакыт беренче урында тора.
Чыгыш ясаучы шулай ук иҗтимагый һәм дини оешмалары, көч структуралары белән актив хезмәттәшлек итеп, җирле матбугатта экстремизмга каршы тору темасын киң яктыртуны оештырырга, кисәтү һәм аңлату характерындагы материалларны даими бастырырга кирәклеге хакында әйтте. Районга читтән күченеп килгән кешеләрне дә күз уңыннан төшермәскә кирәклеге хакында искәртте.
Тикшерү комиссиясе тормыш өчен аеруча мөһим объектларда сак оештыруга игътибар итте. Әлеге категориягә су җыю башнялары, сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәни-агарту учреждениеләре, электр тапшыру линияләре, трансформатор подстанцияләре, газ белән тәэмин итү системасы керә. Алар барысы да тревога төймәләре белән җиһазландырылган, һәрберсендә ышанычлы сак бар.
Үзенең чыгышын тәмамлап, Михаил Блинов комиссия тәкъдимнәрен җиткерде. Бу алга таба эшне тагын да активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген районыбызның, Татарстанның төп байлыгы - уртак тарихы, рухи кыйммәтләре булган күп милләтле халкы. Һәрберебез ата-бабаларыбыз динен тота, йола-бәйрәмнәрен үткәрә ала. Террорчылык, экстремизм - күптән формалашкан үзара ышанычны һәм килешеп яшәүгә аяк чалуга корылган. Моңа юл куймас өчен без бөтен көчебезне куярга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса