Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Авылның бүгенгесе һәм киләчәге

Авылларда гыйнвар ахырында башланган хисап җыелышлары дәвам итә. Бу атнада Надеждино, Белкино, Колай, Күн, Татар Тау Иле һәм Шәледә хакимиятнең халык белән аралашулары булып узды.

Сыерыгыз сөтлеме?

Авылда шәхси хуҗалыклар һәрвакыт мөһим урын алып торды һәм бу шулай булачак та. Ул анда яшәүчеләрнең яшәү чыганагы ягъни азык-төлек белән тәэмин итү җае. Ул гына да түгел. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар халыкның акча керемнәрен дә арттыра, азык-төлек базарын да киңәйтә.

Әмма... кечерәк анализ күрсәткәнчә, үз хуҗалыклары булган кешеләр малны азрак асрый башлаган. Хәтта дәүләт ягыннан субсидия сыйфатында ярдәм күрсәтелсә дә. Бу турыда доклад ясаганда барлык авыл җирлекләре башлыклары борчылып сөйләде. Колайда ел башына 76 баш (48) мөгезле эре терлек исәпләнә, Күндә - 241 (85 сыер), Надеждинода - 48 (16). Әлеге саннар янында Надеждино авылында яшәүче Алексей Аксенов гаиләсе үрнәк булып тора. Алар үз хуҗалыкларында 9 баш сыер асрый! Гаҗәп бит!

Тогашево авылында Кудряшов хуҗалыгы аягында нык басып тора. Бүгенге көндә ул иллледән артык дуңгыз тота. Халык аңардан яшь дуңгызлар сатып ала.

Юрий Рыжов крестьян-фермер хуҗалыгында кәҗә һәм сарыклар баш саны 80нән узган. Әле яхшы токымлылар алар. 20 атка исәпләнгән ат абзары төзелеп бетеп килә.

Күн халкы үз хуҗалыкларыннан106500 килограмм сөт саткан. Иң күп сөт сатучы - Фәнис Кәримов. Ул 9678 килограмм сөт саткан. Рөстәм Галимуллин - 8887, Әнисә Шәрипова - 5851. Әгәр узган елның ноябрь-декабрендә сөтнең литрын 17 сумнан сатканлыкларын исәпкә алсаң, гаилә бюджетына шактый керем кергәнлеге аңлашыла.

Сораулар һәм проблемалар

Надеждино авылы: яшь әниләр балалар бакчасы юклыктан зарлана. Монда андый учреждение төзү мөмкинлеге булмаганлыктан, район башлыгы альтернатив вариант турында уйларга киңәш итә - шәхси балалар бакчасы ачу. Янә дә иясез этләр мәсьәләсе килеп туган. Аннары тагын ташламалы шартларда җир кишәрлеге алырга мөмкинлек турындагы сорау да булды. Шундый ук сорауны Шәледә дә бирделәр. Анда ел саен 10-12 йорт салып керәләр. Яшьләр авылдан китми. Шуңа да үз йортларын җиткерергә телиләр. Ташламалы шартларда хәзер җир бирелмәве һәм аның ишле гаиләләргә генә бирелүе турында төшендерде район башлыгы. Калганнар бары тик аукцион аша ала ала.

Белкино авылы: монда халык клуб сорый. Бәйрәм көннәрендә җыелырга урыннары юк. Киләчәктә мәктәп бинасын реконструкцияләп, шунда клуб ясарга вәгъдә итәләр. Белкино белән Чертово авыллары арасында ут юк икән. Бу халыкны бик борчый.

Колай авылы: халык экология мәсьәләсен күтәрде. Эш шунда - Олы Дүртөйледәге чишмәнең суы тонып тора. Берничә ел колайлылар җәй көне аны үзләре чистарта. Алар акча җыелышып, Хәлим Миңнебаев ярдәме белән су юлын ачканнар. Бу эшне ел саен эшләргә кирәк. Югыйсә, чишмә сазга әйләнәчәк.

Барлык авыл җирлекләре өчен уртак борчулар - юлларны карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләре, теләсә кая ташланган чүпләр - санкцияләнмәгән чүплекләр.Беренчеләренә шактый акча кирәк булса, соңгысы кешеләрнең ваемсызлыгы белән бәйле. Тикмәгә генә Колай авыл җирлеге башлыгы үз чыгышында: "Без барыбыз да бер авылда яшибез. Ә һәркем чисталык мәсьәләсенә үзенчә карый. Берәүләр, хезмәт куеп чисталык һәм тәртип саклый, икенче берәүләр кемнеңдер эшләп биргәнен көтеп тора", - дип әйтмәгәндер.

Шәле авылы: монда халыкны үзәк юлның торышы борчый. Аны рәтләргә 9 миллион сум акча кирәк. Шулкадәр акча бер авыл җирлегендә дә юк, билгеле. Ә теләгәнне гамәлгә ашыру өчен яхшы ысул бар.

Үзара салым

Әле СССР вакытында ук төзекләндерү эшләрен халык акчасын ирекле җыю булган. Кешеләр юл төзәтергә, күпер салырга, урамнарны һәм башка социаль әһәмиятле объектларны карап тоту өчен акча биргән. Татарстанда 2003 елда кабул ителгән закон нигезендә, республика авылларында референдумнар үткәреләчәк. Шуның нәтиҗәсендә бюджетка үзара салым турындагы җөмләләр кертеләчәк. Тавышка ия булганнарның яртысыннан күбрәге яклап тавыш бирсә, референдум карары мәҗбүри көч алачак. Яңа үзара салымның элеккесеннән аермасы шунда - халыктан җыелган һәр сумга Татарстан бюджетыннан 4 сум өстәләчәк. Ягъни акча 4 тапкыр арта. Мәсәлән, татартауилеләр 500әр сум җыйсалар, бу 3 суэтем башнясын ремонтларга җитәчәк. Ә Шәле кебек зур авылда шактый ук күп акча җыеп булачагын әйтте авыл җирлекләре башлыклары. Бу юл мәсьәләсен хәл итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса