Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Авылда мал асраучыларга дәүләт ярдәм итә

Дөнья ничек кенә зур темплар белән үсеш алмасын, кешелек нинди генә фәнни-техник уңышларга ирешмәсен, безнең тамырлар барыбер мәңгегә җир белән бәйләнгән.

Чөнки Җир ана – безне туендыручы. Авылда яшәүнең, тормыш алып баруның җиңел түгеллеге берәүгә дә сер түгел, шуңа да яшьләр авылдан шәһәргә китә. Анда эш тә табарга була, тормыш шартлары да яхшырак, акча да эшләп була. Ә авылда нишләргә? Монда бердәнбер юл – җирдә эшләү һәм үз хуҗалыгыңны алып бару. Безнең районда авыр физик хезмәттән һәм кыенлыклардан курыкмый торган шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре бар. Республика хөкүмәте дә, җирле хакимият тә авылда кече бизнес белән шөгыльләнергә теләгән кешеләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Безнең районда биш республика һәм бер район программасы эшли, алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Агымдагы елда шәхси хуҗалыкларга нинди төр ярдәмнәр каралуы турында безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Хәлим Гатиатуллин сөйләде.
- Авыл халкының активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән программалар берничә: агымдагы елда мини-ферма төзелеше буенча чыгымнарны каплауга субсидия бүлеп бирелә, савым сыерлары һәм кәҗәләре (бер яшьтән зуррак) асрау чыгымнарының бер өлеше кире кайтарыла, чебиләр, каз-үрдәк бәбкәләре, нәселле кәҗәләр, товарлыклы һәм нәселле буаз таналар яки берне бозаулаган сыерлар сатып алу чыгымнарына субсидия бар, бияләр асрау өчен азык сатып алуга да субсидия каралган, - дип билгеләп үтте ул.
Савым сыерлары һәм кәҗәләре асраган шәхси хуҗалыклар бер тапкыр бирелә торган ярдәмне субсидия рәвешендә алырга мөмкин. Бер сыер асраучыларга субсидия күләме 2300 сум тәшкил итәчәк. Бер хуҗалыкта ике сыер асраучыларга – 3300 сум, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар өчен бер сыерга 4300 сум, ә савым кәҗәләре асраучылар өчен 500әр сум. Дәүләттән мондый ярдәм алу өчен барлык документларны Татар Казысы, Күн, Белкино һәм Пимәр авылларында яшәүчеләр җыйганнар инде, хәзер алар тикшерелә.
Әйтик, авыл кешесенең ике сыеры бар һәм ул терлекләрнең баш санын тагын өчкә арттырырга, ягъни биш башка җиткерергә карар кылган икән, бу очракта ул терлек асрау өчен мини-ферма төзергә тиеш. Бу чыгымнарның 70 процентка кадәр өлешен дәүләт субсидияли. Суммаларда бу түбәндәгечә була: әгәр шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы терлекләрнең баш санын икедән бишкә кадәр арттырса, ферма төзелешенә тотылган 200 мең сум компенсацияләнә, әгәр өчтән сигезгә кадәр арттырса – 400 мең сум күләмендә субсидия ала.
Терлек сатып алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтелә – сатып алынган буаз таналар, берне бозаулаган сыерлар һәм кәҗәләр бәясе түләнә. Әгәр крестьян малны товар җитештерүчеләрдән сатып ала икән, аңа бер баш өчен 30 мең сум компенсация түләнә. Нәселле хуҗалыклардан алган очракта компенсация күләме 40 мең сум тәшкил итә. Сүз уңаеннан, субсидияләр суммасы артты, узган ел алар азрак иде.
Яшь кош-корт сатып алуга киткән чыгымнарны да өлешчә кайтарырга мөмкин, бер баш өчен 100 сум исәбеннән каз һәм күркә сатып алуга, үрдәк – 80, бройлер чебиләр – 30 сум. Мондый ярдәм алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар илледән алып йөзгә кадәр яшь кош-корт сатып алырга тиеш. Шулай ук бия асрауга азык сатып алу чыгымнарының бер өлеше кайтарыла.
Район программасы да үз эшен дәвам итә. Ярдәмче хуҗалыкта өч һәм аннан да күбрәк савым сыерлары асраган терлекчеләргә сатып алына торган сыер саву аппараты бәясеннән 70 процентка кадәр күләмдә субсидия бирелә. Бер хуҗалык өчен 20 мең сум акча каралган.
Тулырак мәгълүмат алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар яшәү урыны буенча авыл советларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моннан тыш, һәр төр буенча документлар исемлеге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр” бүлегендә бар. Шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә һәм башкарма комитетның икътисад бүлегендә дә алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса