Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Бакчабыз танымаслык булып үзгәрде!”

Район үзәгенең ике балалар бакчасы - "Кыңгыраучык" һәм "Кояшкай" республика программасы буенча ясалган капиталь ремонттан соң, танымаслык булып үзгәрде. Яңартылган балалар бакчаларын Питрәч сабыйлары гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә, мәртәбәле кунаклар да шатланып кабул итте. Тантанада район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов...

- Безнең район көннән-көн үзгәрә, матурая, заманча төс ала, - дип җыелганнарга мөрәҗәгать итте Эдуард Дияров. - Барлык үзгәрешләр дә безнең балаларыбыз һәм аларның якты киләчәкләре өчен эшләнә. Бу эштә катнашкан ил җитәкчелегенә, төзелеш учреждениеләре, мәктәпкәчә учреждениеләре коллективларына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар барысы да сабыйлар өчен тырышты.

- Татарстан Президенты карарлары ярдәмендә, соңгы өч ел эчендә, республика хөкүмәте мәктәпкәчә учреждениеләргә 30000 урын бүлеп бирде, 158 балалар бакчасы төзелде, - дип ассызыклады Илдар Мөхәммәтов. - Узган ел капиталь ремонт программасына 10 балалар бакчасы кертелде, быел - 53. Аны дәвам итү алга таба да планлаштырыла, шулай ук сезнең районда да. Мәктәпкәчә балалар оешмалары мәгариф системасының бер өлеше, аның киләчәктә дә балаларның уңышларына йогынтысы зур булачак. "Кыңгыраучык" һәм "Кояшкай"да тәрбияләнүчеләргә дөньяны танып-белү тагын да мавыктыргыч һәм кызыктыргыч булачак. Хәзер алар заманча уңайлы шартларда тәрбияләнә. Берничә ай эчендә, иске биналар идәннән түшәмгә кадәр тулысынча үзгәрде. Хәзер аларда яңа пластик тәрәзәләр, ишекләр, бәдрәфләр, җылыту системалары һәм башка бик күп җиһазлар бар. Хәтта группалар да, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм әти-әниләр ярдәмендә, ачык матур төскә керде.

- Һәр тәрбияче үз группасын матурайту өстендә эшләде: диварларны буядылар, алар барысын да бөтен күңелләрен биреп башкардылар. Ниһаять, тирә-юньдә бөтен нәрсә үзгәрде! Без моны инде күптәннән көткән идек, - диде "Кыңгыраучык" тәрбиячеләре Ольга Гайнетдинова һәм Марина Федосеева. Алар икесе дә монда инде 30 елга якын эшлиләр. - Без барыбыз да юкка гына тырышмадык - балаларга бик ошады, алар мондагы матурлыкка таң калдылар.

- Дөресен генә әйткәндә, бакчабыз гаҗәеп үзгәрешләр кичерде, моңа ышанып бетеп булмый, - диде "Кояшкай"ның әзерлек төркеме тәрбиячесе Гөлнара Ибраһимова. Ул әлеге балалар бакчасында 27 ел эшли. - Бүген безнең, бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр, һәм, әлбәттә, сабыйлар өчен зур бәйрәм.

- Мин бүген бакчабызны танымадым, - дип сокланып сөйләде, бөтен балаларның фикерен белдереп, биш яшьлек Лия Сафина. - Монда бөтен нәрсә матур, бөтен нәрсә үзгә. Миңа бик ошады!

- Балаларның бәхетле булып, уңайлы шартларда үсүе безнең өчен бик мөһим, - диде Алиса Медведева һәм Ания Хәбибуллина. - Хәзер алар, һичшиксез, яңартылган балалар бакчасына куана-куана йөриячәкләр.

Быел төзекләндерелгән "Кояшкай" һәм "Кыңгыраучык" балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге 332 бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса