Балалар тәмле һәм туклыклы ризык ашар
Мәктәп укучысының яхшы белем алып, яңа үрләр яуларга энергиясе, көч-куәте булсын өчен мәктәп ашханәләрендә балаларның туклануы балансланган булырга, ризык туклыклы, витаминнарга бай булырга тиешлеген һәммәбез дә яхшы белә. Шуның өстенә туклану ризыклары тәмле дә булса, ата-аналарга башка борчылыр урын да калмас иде. Питрәч мәктәпләрендә дә беренче апрельдән әлеге идеалга омтылырга...
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр мәктәптә туклану мәсьәләсе ничегрәк булган соң. Соңгы елларда һәр баланың туклану ризыгы мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчәләрдән (көнгә чама белән 7 сум исәбеннән), шулай ук бюджет средстволарына (шулай ук көнгә 7 сум тирәсе) һәм шундый ук күләмдә ата-аналар кертеме средстволарына сатып алынган продуктлардан торган. Чынлыкта бу көнгә бер балага 21 сум тирәсе тәшкил иткән. Билгеле инде, бу акчага күпме төрле продукт сатып алып булуын һәммәбез дә күз алдына китерә алабыз. Шуңа күрә район башкарма комитеты ата-аналарга аларның кертемнәре күләмен кабаттан карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Әлеге тәкъдим каршылыклы булды, шулай да ата-аналар җәмгыятенең күп өлеше әлеге тәкъдимне хуплады.
- Эш шунда, бездә санитар нормалар бар, алар буенча бала көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш, ризык төрледән-төрле булырга тиеш. Мондый чикле бюджет булганда аны үтәү, әлбәттә инде, проблемалы. Әлеге тема күп тапкырлар күтәрелеп чыкты, һәм хәзер без ата-аналар белән аңлаштык һәм алар тарафыннан хуплау алдык, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Марина Харитонова. - Хәзер без яңа, күптөрле меню кертергә исәп тотабыз. Балалар рационына ит ризыклары, балык, җиләк-җимеш булачак. Көн саен мондый туклану булсын өчен ата-аналарга кертемнәренең суммасын көнгә 30 сумга җиткерергә (балаларын "продленкага" калдыручы ата-аналарга шулай ук көнгә 10 сум түләргә кирәк булачак) тәкъдим ителде. Бу средстволар иртәнге һәм төшке ашка билгеләнергә тиеш. Ата-аналар комитеты әгъзалары җыелыштан соң бу турыда район мәктәпләрендә укучыларның ата-аналарына хәбәр итте.
- Ата-аналар комитеты утырышында әлеге мәсьәләне тикшерә башлагач, күп кенә ата-аналар балалары яхшырак туклансын өчен шунда ук түләргә риза булдылар, - диде 2 нче мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Наталья Волкова. - Мин үзем дә шуный фикердә, минем дүрт укучы балам бар. Мин үзебезнең мәктәп ашханәсендә еш булам, анда әзерләнгән ризыкны ашап карыйм. Ризыкның сыйфаты яхшы, дип саныйм. Меню тагын да төрлерәк булса бөтенләй дә яхшы булачак. Карарбыз, бу ничек тормышка ашырылыр. Тагын бер проблема бар, хәзер балалар фастфутлар һәм бик үк файдалы булмаган тәмле ризыклар ашауга өстенлек бирә. Безнең ашханәдә пюре ашарга теләмәүче балаларны да күргәнем булды. "Ни өчен ашамыйсың", дигән соравыма, "Без пицца яки роллы ашар идек", дип җавап кайтардылар. Бу бит бала көн саен ашарга тиешле ризык түгел.
Ата-аналарның мондый фикеренә Питрәч 2 нче мәктәбе директоры да аңлатма бирде:
- Без, әлбәттә, балалар белән мәктәп яны участогында яшелчәләр: суган, чөгендер, кишер үстерәбез, - диде Эльмира Мамасадыйкова. - Әлбәттә инде 611 балага бу җитәрлек түгел. Балалар 14 сумга туклана (ата-ана кертемен исәпкә алмыйча), бу бит проблема. Ата-аналар моны хәл итүдә катнашырга тели. Хәзерге вакытта 70 процентка якыны "әйе" дип үз җавабын әйтте. Минемчә, тора-бара калганнар да бу системада катнаша башлаячак.
Моңа мисаллар бик күп, мәсәлән Казанда. Мисал өчен 149 нчы лицейда ата-аналарның бер көнгә кертеме 80 сум тирәсе. Әлеге средстволар укучының махсус карточкасына күчерелә, бала иртәнге яки төшке ашка нәрсә ашыйсы килә шуны сайлый ала. Туклану өчен исәп-хисап та шуның буенча бара. Чыгымнарның мондый контролен безнең районда да күрәсе килә. Әмма аны тиз генә тормышка ашыру, әлбәттә, техник яктан катлаулы. Шулай да соңгы вакытта мондый модель турында ата-аналар комитетларында да сөйләшүләр туктап тормый. Бәлки, бик тиздән аларны ишетерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа