Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Балаларга шатлык бүләк итик

Халыкара балаларны яклау көне беренче тапкыр 1950 елда үткәрелә. Ул балаларның яраткан бәйрәме булу белән бергә, җәй башы да әле. Бу гүзәл бәйрәм балалар проблемаларына игътибарны җәлеп итү, яныбызда яшәүче балаларга кайгыртучанлык күрсәтү, һәр балага яраткан әти-әнисе кирәклеген искә төшерү дә.

Дөньяга сабый туа. Әти-әнисенә шатлык-куаныч китереп, елмая, тәүге сүзләрен әйтә, йөри башлый. Һәр бала җир йөзенә бәхетле булырга килә. Тик барысы да бәхетлеме соң? Юк шул. Без, өлкәннәр, үзебез дә сизмичә сабыйларыбызга зур авырлыклар китерәбез. Балалар йортларында, приютларда күпме бала әти-әнисен көтеп, зар булып гомер итә. Ә кайберләре үз гаиләләре корбаннарына әйләнә. Гөнаһсыз, ышанучан балалардан үзебез үк кансыз, усал кешеләр әзерлибез.
Бүгенге көндә яшьләр азды, яшьләр тыңлаусыз, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Балалар арасында наркотик, эчкечелекнең артуы да хафага сала. Боларның сәбәбен дә ерактан эзләргә кирәкми. Балаларга тиешле игътибарны биреп җиткерәбезме? Аларны көннәр буе караучысыз калдыру яхшыга китерми. Шул турыда уйласак иде бераз. Тормыш бит ул куласа, берзаман кылган гамәлләребез үзебезгә үк кире әйләнеп кайта башлаячак.
Тормыш кыйммәтләре елдан-ел үзгәреп тора. Замана өлкәннәрдән генә түгел, балалардан да күпне таләп итә. Хәзерге сабыйлар бакчадан ук тормыш серләренә өйрәнә башлый. Мәктәп укучылары мәктәптә белем алып кына калмый, һәрьяктан камил кеше булырга өйрәнә.
Бала ничә яшьтә дә бала булып кала. Аларның һәрберсе гаилә җылысына, әти-әни назына мохтаҗ. Өлкәннәр тарафыннан җылылык, ярату тойган сабыйларның күңелләре дә чиста була. Шуңа күрә балаларга карата назыбызны кызганмыйк, җылы сүзләребезне ешрак әйтик.
Һәр бала үз бәхете белән туа, дисәләр дә, алар язмышы өчен өлкәннәр җаваплы. Киләчәктә якты, гүзәл, яхшы күңелле кешеләр күбрәк булсын дисәк, бала күңеленә әлеге игелекле орлыкларны бүген салыйк. Балаларсыз тормышыбызның мәгънәсе булмас иде. Шуңа күрә аларның тормышын бәйрәм итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса