Алга
  • Рус Тат
  • Бар да мәхәббәттән башлана

    Март... Яз килде... Акрынлап кына кар да эри, юл кырыендагы карларны кояш "ашый", табигать җанлана. Кояш көннән-көн җылыта. Чиста, саф һавада ниндидер тәмле исләр килә, алар кәефне, күңелне күтәрә. Төрле тәмле исләрдән башлар әйләнә. Туктап, бер рәхәтләнеп әлеге салкынча, хуш исле һаваны иснисе килә һәм шушы гаҗәеп мизгелләрне истә калдырып,...

    Яз - һәркем өчен елның иң көтеп алган фасылыдыр. Озын, салкын һәм кырыс кыштан соң табигать тә, кеше дә икенче сулыш алырга тели кебек. Яшисе килә башлый! Бу мизгелләр бик тиз үтеп китә, алар шулкадәр нәзберек, гүзәл, самими. Нәкъ хатын-кыз елмаюы кебек. Ә күзләре! Хатын-кыз да бер матур итеп караса, дөньялар ямьләнә, шатлык, мәхәббәт, бәхет хисләре уяна.
    Хатын-кыз яз һәм гүзәллек, наз һәм сөю, тугрылык һәм шәфкатьлелекне гәүдәләндерә дисәк, беркем каршы килмәс. Бәйрәм алдыннан гына да түгел. Аның күңел җылысы һәр минут, һәр сәгать саен сине озата бара. Әнинең йомшак, кайгыртучан куллары тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итә. Тугры тормыш иптәше гаиләнең ышанычлы терәге һәм калканы да. Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы ул. Хатын-кыз... Ул бөтенесен булдыра. Инде башка әмәл юк, дип борчылганда да, дөрес юл табар ул. Балалар, дус-ишләр уңышка ирешсә, бәхет-шатлыктан да елый ул. Яшәргә көч калмады, дип уйлаганда да, яшәү көче таба ул. Гаиләсенә кирәк икән, бөтенесен корбан итәргә әзер ул. Чиксез мәхәббәт шул буладыр инде. Ул үз тирәсендә бөтен дөньяны әйләнергә мәҗбүр итә ала.
    Җәмгыятебездә хатын-кыз аяк басмаган, ул эшләмәгән эш юк. Ул һәркайда үзен күрсәтә ала. Анда нәзакәтлек тә, намус, сафлык, тәҗрибә, осталык та җитәрлек. Тикмәгә генә, хатын-кызны иң камил зат димиләр бит!
    Аның табигый зирәклеге, түземлеге һәм тырышлыгы теләсә-кайсы тормыш авырлыгын кичәргә ярдәм итә.
    Бәйрәм белән сезне, хатын-кызлар!

    Фото: http://fotochip.ru/foto-devushek/47-foto-devushek-s-cvetami.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: