Бөек шагыйрь мәңге яши халкыбыз күңелендә
Апрель ае безгә бөек шагыйребез Тукайны бүләк иткән. Аның исемен әйтүгә һәрбер милли күңелдә әйтеп бетергесез горурлык уяна. Габдулла Тукай - бөтен халык шагыйре, аның байлыгы. Аның үлмәс әсәрләре җанны җылыта, күңелләрне яктырта, туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли. Тукай - өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен әби-бабайларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып, тыңлап үскән. Хәзер дә Тукай әсәрләре безне яшәтә, үстерә, тәрбияли, яшәргә көч-куәт өсти. Еллар, гасырлар узса да аның әсәрләре онытылмый. 26 апрель Тукай туган көн буларак кына түгел, ә шигърият көне буларак ел саен зурлап билгеләп үтелә. Шул уңайдан һәр җирдә төрле чаралар, шигърият бәйрәмнәре оештырыла. Бездә газета укучыларыбызга җирле шагыйрьләребезнең иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
Мәдинә МОРТАЗИНА
Иске Йорт _
“Тукайга”
Һәр ел саен апрельдә
Була Тукай бәйрәме.
Шагыйрь рухына багышлап,
Бер шигырь яздым әле.
Ятимлектә үскән Тукай,
Гомере була бик кыска.
Балачактан шигырь сөйли,
Телгә дә була оста.
Шатлыгы да, хәсрәте дә
Язмаларда күренә.
Күпме шигырь язган шагыйрь,
Кыска гына гомердә.
Балалар да, олылар да
“Туган тел”не көйлиләр,
“Су анасы”, “Шүрәле”не
Бик яратып сөйлиләр.
Шагыйребез мәңге яши
Халкыбыз күңелендә.
Дога кылыйк, шигырь укыйк
Аның туган көнендә.
Тыныч булсын шагыйрь рухы,
Көчле булган ул тумыштан.
Онытмыйбыз, искә алабыз –
Милләт өчен тырышкан.
Николай АЛЕКСАНДРОВ
Питрәч
Шагыйрь төне
Яңа шигырь менә дөнья күрде,
Шигъри юллар туды дөньяга.
Һәр сүзеннән йөрәк, күңелләргә
Сафлык ага, моңлы хис ага.
Дәва булып иңәр якты хисләр
Яраланган мескен җаннарга;
Пыскыган җан аннан очкын алыр
Ялкынланып, дөрләп янарга.
Яңа шигырь саркыды күңелдән
Йокы качкан озын төннәрдә.
Шагыйрь күңелен нинди уйлар борчый,
Гашыйк булган шагыйрь кемнәргә?
Ни әрнеткән шулай шагыйрь җанын,
Кайдан нәфрәт шигъри юлларда?!
Әллә заман, әллә түбән җаннар
Мәҗбүр итә ләгънәт юлларга?
Мәхәббәт, сафлыкка дан җырлап,
Укып ләгънәт җәбер-золымга,
Сакта тора шагыйрь, дөнья сафлап,
Без үтәсе тормыш юлында.
Алдану
Киез итек, киптерелеп,
Чормага менгән иде.
Көрәкләр дә карлы кыштан
Ял итәм дигән иде.
Чаналар да, чаңгылар да
Чормада урын алды.
Иртә булган - кыш китмәде
Кыш хуҗа булып калды.
Чыкты җилләр,очты карлар,
Сукмак, юлларны күмде,
Киң кырлардан карлар ташып,
Тыкырык, урамга өйде.
Көрәкләрне чыгардык,
Чормадан итек алдык,
Ишегалларын чистарттык,
Йөрергә юллар салдык.
Бала-чага чиксез шат,
Чаналарын чыгарды,
Буран өйгән "тауларда"
Шатланып шуып алды.
Мария МАКСИМОВА
Питрәч
Яшьлегемә хат
Гомер көзенә кергәндә,
Яшьлегемә хат яздым.
Күңелем йомшарып китте,
Чүт еламадым, түздем.
Яшьлегем, сиңа хат яздым,
Җавап бирмәссең, беләм.
Исемнән бер дә чыкмыйсың,
Сирәк төшемдә күрәм.
Төшләремә ешрак кер,
Яшьлегем, дип сорадым.
Күңел белән авылымның
Урамнарын урадым.
Сине искә алган саен,
Яшьләнәләр күзләрем.
Хәтер сандыгында ята
Әйтелмәгән сүзләрем.
Аргы якка чыктым инде
Яшьлек күперен атлап.
Хатирәләр онытылмый –
Күңел куйган бит ятлап.
Йөрәккә уелып калды
Гүзәл яшьлек еллары.
Күңелем урынында түгел –
Чиертә яшьлек кыллары.
Нечкәргән, тузган, таушалган,
Сыкрый күңел кыллары.
Озын һәм кояшлы булсын
Гомер көзе юллары.
Бәргәләнә, суккалана,
Сыкрана минем күңел.
Адашкан сыман буранда,
Юл эзли һаман күңел.
Ишетәсеңме, яшьлек? – диеп,
Эндәштем мин пышылдап,
Каршы җавап ишетмәгәч,
Йөрәк куйды сулкылдап.
Ул да мине юксынгандай
Басып тора боегып.
Җилкенеп, дәртләнеп йөргән
Япь-яшь кызны сагынып.
Күзләреңә бер тутырып
Карасам, аңларсыңмы?
Гомер көзенә кергәндә,
Озата барырсыңмы?
Күңелгә уралып үстең,
Үрелмәле гөлләрдәй.
Шаулап үтеп киттең бик тиз
Җитез, йөгерек җилләрдәй.
Китмә, диеп ялварсам да,
Болгап киттең кулларың.
Тегәр җептәй туры, озын
Синең киткән юлларың.
Йокламый, уйланып ятып,
Гомер йомгагын сүтәм.
Кире кайтмый, диләр, яшьлек –
Хыялда кайта, көтәм.
Шау чәчәкләр белән бергә
Сине гөлгә төрәсе.
Гомер көзенә кергәндә,
Килә сине күрәсе.
Атлап керде бусагамны
Гомеремнең көзләре.
Кояш нуры иңгән төсле
Балкый аның йөзләре.
Яшьлек дигән гөлбакчаның
Мин – коелган чәчәге.
Алда гомерем көзләре –
Дәвамлы киләчәге.
Гомер көзем юлдаш хәзер,
Яшьлегем эзсез түгел.
Хатирәләрне яңарта,
Өзелеп сагына күңел.
Ерагайса да аралар,
Һич онытмас хәтерем.
Йөрәгем һаман яшь әле,
Шулай да хуш, яшьлегем.
Яраткан гөлем - миләүшә
Тәрәзә төбе тулы миләүшәләр,
Берсеннән-берсе матур ата.
Сөйләшеп көннәрем бик тиз үтә,
Кичен кызарып кояш бата.
Сулар сибәм җырлый-җырлый иртән,
Сыйпап алам назлап, иркәләп.
Гөри-гөрли үсә миләүшәләр,
Тузаннарын куям өргәләп.
Нинди матур нәфис чәчәкләре,
Шиңми алар, бик озак тора.
Күңелемне яулап алдыгыз сез,
Минем кәеф бит сездән тора.
Иң яраткан гөлем – миләүшәләр,
Күңелемә сез хуш киләсез.
Шау чәчәккә күмеләсез ел да –
Туган көнне каян беләсез?
Гомер - йөгәнсез ат
Гомер йөгәнсез атка охшаган,
Бертуктаусыз чаба гел алга.
Сизми кала картайганын кеше,
Чыга көткән лаеклы ялга.
Җирдә күпме генә яшәсәк тә,
Туры килә бер көн китәргә.
Язсын Ходай безнең һәммәбезгә
Озак, озын гомер үтәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа