Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә зур артиллерия һәм авиацион әзерлектән соң Германия гаскәрләре СССР чикләрен үтеп керә. Төгәл 75 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган. Һәр елны 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

22 июнь - үзенчәлекле көн, җиңүче-дәүләт халкы тынычлык һәм ирек өчен һәлак булганнарны искә ала. 1992 елга кадәр ул Россия Федерациясендә рәсми статус йөртмәгән. Россия югары дәүләт советы карары нигезендә 1992 елның 22 июне Ватанны саклаучыларны искә алу көне дип аталган. Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин указы белән 1996 елда сугыш башланган көн рәсми рәвештә Хәтер һәм кайгы көне дип игълан ителә. Россия Федерациясенең барлык шәһәрләрендә бу көн бер минут тынлык һәм чиркәү чаңнары чыңы белән билгеләп үтелә. 2016 елда төрле патриотик акцияләр, тематик тарих дәресләре, яшь буын вәкилләренең сугыш ветераннары белән очрашулары оештырыла. Һәлак булган сугышчыларга ихтирам күрсәтү өчен Россия шәһәрләрендә Хәтер һәм кайгы көнендә дәүләт флагларын төшерә төшәләр, ТВ-каналлар һәм радиостанцияләрдә күңел ачу программаларын эфирдан алалар.

Гитлер Германиясе илебезгә хыянәтчел рәвештә хәрби һөҗүм - сугыш башлаган. СССР һәм Германия арасында һөҗүм итмәү турында килешү төзелгән булуга да карамастан, илебезгә һөҗүм итәләр, югыйсә, совет хөкүмәте әлеге килешү шартларын тиешенчә үти. Германия хөкүмәте килешү үтәлеше буенча СССРга бер тапкыр бернинди шелтә белдермәүгә дә карамастан, һөҗүм ителгән. Советлар Союзына юлбасарларча һөҗүм итүнең бөтен җаваплылыгы тулысынча Германия хакимлеге өстенә төшә.

Статистика буенча Кызыл (Совет) Армия 11944100 кешесен югалткан, шул исәптән 6885000 кеше һәлак булган, 4559000 кеше хәбәрсез югалган, әсирлеккә эләккән. Гомумән Советлар Союзы 26600000 гражданын югалткан. Сугыш корбаннарының 13,7 миллионын гади халык тәшкил итә, шулардан 7,4 миллионы оккупантлар тарафыннан юк ителгән, 2,2 миллионы Германиядә эшләрдә һәлак булган, ә 4,1 миллионы оккупациядә ачлыктан үлгән.

Сугыш елларында СССРда 1710 шәһәр, 70 меңнән артык авыл, 32 мең завод һәм фабрика хәрабә хәленә килгән. 98 мең колхоз таланган.

Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне дошманнан саклауга Питрәч районыннан фронтка 6785 кеше киткән, бары 1100е генә кире әйләнеп кайткан... Күрсәткән батырлыклары өчен өч якташыбызга - Петр Гаврилов, Василий Осипов, Галимҗан Камалиевка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Өч меңгә якын якташыбыз сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле. Алар һаман хәтер яңарталар. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Хәзерге вакытта районда 23 ветеран яши, шул исәптән Ленинград блокадасын кичерүче бер кеше, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучыларның тол хатыннары.

Сугыш тәмамлануга җитмеш елдан артык вакыт узса да, аның турында онытмыйлар. Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг һәм чәчәкләр салу тантанасы булачак, анда традиция буенча сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары катнаша. Халык җиңү өчен гомерләрен кызганмаучыларны онытмый. Бөтен илдә сугыш турында хәтер яши. Кайгы көнендә җиңү көнен якынайту өчен дошманга каршы аяусыз көрәшкән геройларны искә алабыз.

"Хәтер һәм кайгы көне" истәлекле датасы Россия Президенты Указы белән 1996 елның 8 июнендә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы корбаннарына, шулай ук Россия бәйсезлеге һәм иреге өчен көрәшеп, һәлак булганнарга ихтирам күрсәтү буларак игълан ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса