Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Бернигә дә карамастан, тормышны яратабыз”

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район спорт мәктәбендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үтте. Ул инвалидларга гадәти тормышка яраклашуда, бер-берсе белән очрашуда, уртак мәсьәләләр буенча фикер алышуда ярдәм итү өчен оештырыла. Шулай ук бу чара аларга үз уңышлары белән уртаклашырга, шундый ук катлаулы хәлдә калган кешеләргә әлеге хәлдән чыгу буенча киңәшләрен бирергә мөмкинлек тудыра.

Әлеге чарада йөздән артык кеше катнашты. Спорт төрләре һәр катнашучы берничә дисциплинада үз көчләрен сыный алырлык итеп махсус сайланган. Ярышларда катнашучылар теннис, шашка, шахмат уйнады, гер күтәрде, кул көрәштерделәр, пневматик мылтыктан аттылар. Залга очраклы гына килеп кергән кешеләргә аларның сәламәтлекләре буенча проблемалары булуы башына да килмәскә мөмкин. Алар барысы да зур активлык күрсәтте.
Чарага беренчеләрдән булып район үзәгендә яшәүчеләр Ольга Александровна һәм Владислав Германович Даниловлар килде.
- Без бернидән дә зарланмыйбыз, - ди Ольга Данилова. – Матди яктан дәүләт ярдәм итә, ә күңел җылысын бер-беребездән алабыз. Янәшәдә яраткан кеше булганда, тормышны бернинди кыенлыклар да ямьсезләми. Без спартакиадага еш йөрибез, вакытны файдалы үткәрәбез, дуслар белән аралашабыз.
Ольга Александровна пневматик мылтыктан ату буенча икенче урын алды.
Кибәч авылында яшәүче Павел Чемодуров та элек ярышларга һәрвакыт хатыны белән килә торган булган. Бу юлы аның белән дусты килгән.
- Ул инде 40 елдан артык күрми, яшь чакта, бәхетсезлек очрагы аркасында, күзе күрми башлады, – ди Александр Дормидонтов Павел Чемодуров турында. – Мине аның зур ихтыяр көченә ия булуы, максатчанлыгы һәм тормышны яратуы сокландыра. Безнең уртак хобби бар – гер спорты. Мин аның тренеры, дип тә әйтергә дә була.
Сүз уңаеннан, Павел Чемодуров республика турнирларында да гер күтәрү буенча алдынгы урыннар яулый. Әлеге чарада аңа тиңнәр булмады, ул беренче урын алды.
Спартакиада да Питрәчтәге коррекцион мәктәп укучылары да катнашты. Алар рәхәтләнеп бер-берсе белән көч сынашты, үз уңышларына да, дусларының җиңүләренә дә ихлас күңелдән сөенделәр.
- Мин шахматта Таняны җиңдем, - ди Салават Миңнуллин, шатланып. – Спартакиадага беренче тапкыр килүем, монда бик күңелле. Минем белән апам һәм абыем килде, алар да коррекцион мәктәптә укыйлар. Ә гомумән, без бишәү. Ике абыем Габишевода яши, алар инде зурлар. Без ял көннәрендә алар янына барачакбыз. Без барыбыз да спортны яратабыз, абыем Азат белән футбол, теннис, баскетбол белән мавыгабыз.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу спартакиада да аның апасы Ксения Калистратова өстәл теннисы буенча беренче урын алды.
Ярышлар призерларына һәм мәдәни-спорт чараларында актив катнашканнарга истәлекле бүләкләр, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар. Иң мөһиме алар монда якты хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса