Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Без барыбыз сугыш балалары

28 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәненә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырды. Алар арасында райондашыбыз Елизавета Григорьевна Михайлова да бар иде.

Сугыш башланганда Елизавета Григорьевнага бары 10 яшь була. Хәзерге заман үлчәве белән карасаң, сабый гына шикелле. Әйе, 22 июньгә кадәр чынлап та бер кайгысыз сабый була ул.

- Мин сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим. Бер мизгелдә бар нәрсә үзгәрде дә куйды. Бик матур, кояшлы, җәйге көн иде. Без уйный идек. Кинәт, радиодан әлеге куркыныч хәбәрне җиткерделәр. Башта ир егетләрне алып бетерделәр, соңыннан кызларга да чират җитте. Атларны да калдырмадылар. Авыл үле хәлендә. Анда хатын-кызлар, балалар һәм карт-коры гына калды. Әтине дә сугышка алдылар. Мин аны бүтән беркайчан да күрмәдем. 1941 елның декабрь аенда, хәбәрсез югалды, дип кәгазь генә килде. Бүтән аның турында берни дә белмим.

Сугышка киткәннәрне югалту ачысы көчле булса да, елап ятарга ярамый иде. Авыл әкрен генә үз хәленә кайта башлады. Безгә әби булырлык бер хатын-кыз бөтен авылны җыйды да, иген өлгергәнлеге турында хәбәр итте. Шулай итеп, 10 яшемдә урак белән бодай урырга өйрәндем. Ә кая барасың? Аннан суктык. Мин генә түгел, бөтен балалар да эшләде. Ул арада өйдә дә бөтен ир-ат эше безнең җилкәгә төште. Бик авыр чаклар иде ул, хәтта искә дә төшерәсе килми. Тик иң авыры бу түгел, ә ачлык иде. Беркайчан да туйганчы ашый алмадык, даими ачлык халәтен кичерү үсеп килүче яшь буынга бигрәк тә авыр иде.

- Ә сез нәрсә ашый идегез соң? - дип сорыйм аннан.

- Чирәм, бәрәңге сабагы, алабута ашадык. Ничек исән калганбыздыр, үзем дә аңламыйм. Кырдан җиргә төшкән бер бөртекне дә өйгә алып кайтырга ярамый иде. Аның өчен төрмәгә утырта иделәр. Җәй көне җиләк-җимеш өлгерә иде үзе. Тик иркенләп йөри алмыйбыз, эш күп, китәргә ярамый. Бөтен сугыш - тоташ хезмәт белән үтте. Йоклап кына аласың да, тагын эшкә. Ял бөтенләй юк иде. Ярый инде без үсеп киләбез, бездән кечерәк балалар да эшләде бит әле. Беркемне дә аямады бу сугыш. Тик без зарланмадык, чөнки җиңү киләсенә чын күңелдән ышана идек. Һәм без көткән Җиңү көне килеп җитте. Җиңү хәбәрен без мәктәптә ишеттек. Өйгә флаглар белән шатланып кайтканыбыз хәтердә. Сугыштан соңгы еллар да җиңел булмады. Аеруча 1946-1947 еллар. Безнең буынга бик кырыс чор эләкте. Шуңа күрә дә бүгенге көндә хөкүмәтебез тарафыннан кадер-хөрмәт күрү бик күңелле. Без бит үзебезнең кечкенә кулларыбыз белән җиңүне якынайту өчен барысын да эшләдек.

Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан медаль алу бик зур дәрәҗә булды. Ул медаль тапшырганда барыбызны да кочаклап: "Рәхмәт сезгә кадерлеләребез, Җиңү өчен олы рәхмәт!" - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса