Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Без сагынабыз сине, Мәҗит бабай!

Мәктәптә укыганда без 9 Май көнне һәйкәл янына митингка җыелып, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә концерт куя идек, тантаналы бәйрәмдә бабам белән горурланып басып торганым әле дә хәтердә.

Бабам Гарипов Мәҗит Гариф улы 1919 елда Татар Тау Иле авылында туган. Ул кечкенәдән үк авыл егетләре белән сукага чыккан, 17 яшендә колхоз идарәсе аны бригадир итеп куя. Ә 1941 елның 18 апрелендә Кызыл Армия сафларына алына. Ул Оренбург якларында тыныч кына хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Кыска вакытлы хәрби өйрәнүләрдән соң 3 нче Украина фронтына җибәрелә һәм атлы кавалериягә билгеләнә. Бервакыт дошман көчләренә каршы тора алмыйча чигенгәндә ул яралана. Аны ут эченнән Истапчик кушаматлы аты алып чыга. Ат каты җәрәхәтләнгән була һәм гөрселдәп җиргә ава. "Күземнән яшь атылып чыкты, атымны кочаклап алдым, ул хушлашкандай кешнәп җибәрде", - дип сөйли иде бабай.
Госпитальдә дәваланганнан соң ул пехотага билгеләнә. 1944 елның 23 апреле аның күңелендә онытылмас хатирә итеп уелган. Алар ротасына Тираспольгә бара торган юлны саклау бурычы йөкләнә. Автомат һәм кул гранаталары белән коралланган сугышчылар юл буйлап килүче немец танкларын күреп ала. Бу бәрелешүдә безнең герой сугышчылар 25 дошман танкын юк итә. Анда күрсәткән батырлыгы өчен бабаем Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
Шәһәрләрне басып алганда никадәр төнге разведкаларда булырга туры килә аңа!
Сугыш елларында 7 операция кичерә, сул күзен югалта. Ул соңгы тапкыр сугыш бетәргә биш көн кала яралана һәм 15 майга кадәр Кавказдагы госпитальдә ята.
Мәҗит бабай 2 орден, 11 медальгә лаек була. Шул исәптә, "Җиңү ордены", "Германияне җиңгән өчен" һәм "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медальләре белән бүләкләнгән, күп кенә юбилей бүләкләре, алар арасында "Георгий Жуков" медале дә бар.
Икенче группа сугыш инвалиды булып кайткан бабайны колхозчылар яңадан бригадир итеп сайлый. 50 нче елларда ферма мөдире булып эшли, әмма аны атлы эш сагындыра. Аннары фермада хисапчы һәм бер үк вакытта авылдагы май заводында ат белән сөт ташучы вазифаларын үти. Әмма атларны ярату үзенекен итә. Ул 73 яшенә кадәр җәйләрен көтүче, кышын терлекче булып эшли. Лаеклы ялга киткәндә, колхоз рәисе аңа бүләк итеп атын бирә. "Ат җене" кагылган бабайга аннан да зур шатлык булмагандыр.
Бабам дәһшәтле сугыш елларын искә алганда "... сугышта алган яралар без күргән мәхшәрне искә төшереп тора. Без күрдек, сез күрмәгез", - дип тәмамлый иде.
Бабай белән әби 53 ел бергә гомер кичерде. Алты бала үстереп, барысын да кеше иткәннәр. Бүгенге көндә 14 оныгы һәм 15 оныкчыгы үсә. Хәзер без, Мәҗит һәм Маһинур оныклары, төп нигезгә кайткач, йорт эче уен-көлкедән гөрләп торса да, арабызда бабайның юклыгы сизелә. Ул 11 ел элек 85 яшендә якты дөньядан китте.
Тиздән җәй болын-кырларга ямь-яшел юрганын җәяр, ләкин атын болынга төшереп бәйләргә, көтү кайтканын көтеп, ишегалдына чыгып утырырга бабабыз юк инде. Бабай белән бергәләп печәнгә йөргәнне, ат арбасына бер көтү оныклар утырып җырлый-җырлый җиләккә, мәтрүшкәгә барган бәхетле мизгелләрне моңсуланып сагынырга гына калды...
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" - ди татар әйтеме. Гомер уза тора, киләчәк буын өчен Бөек Ватан сугышы ерак тарихыбызга әверелә бара. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Сугыш беткәнгә дистәләгән еллар узса да, аның яралары өлкән буын күңелендә саклана. Ветераннарыбыз елдан-ел кими. Аларның батырлыкларын 9 Майда гына искә төшереп калмасак иде, мөмкин кадәр ешрак җиңүчеләребезгә хөрмәт, игътибар күрсәтик һәм яратуыбызны ешрак белдерик! Алар моңа һичшиксез лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч. Татар Тау Иле. Хәтер мәңгелек