Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

«Без яңа елны яңа юлдан башлыйбыз…»

Кадерле укучыларыбыз, без тагын бер елны сезнең белән бергә башлавыбызга бик шатбыз. Без газетага һәрвакыт язылучыларга бездән аерылмаулары өчен чиксез рәхмәтлебез, ә район газетасына беренче тапкыр язылучыларны аеруча сөенеп сәламлибез. Димәк, без әле ким дигәндә ярты ел сезнең белән бергә булачакбыз.

“Безнең газетага язылган юк..." дигән сүзләрне безнең хәбәрчеләргә еш ишетергә туры килә. Бу җавап безне һәрвакыт аптырашта калдыра. Ә нишләп язылмыйсыз? Районда ниләр булганын, якташларыгызның ничек яшәвен белергә теләмисезмени?! Әйе, хәзер интернет заманы, барлык яңалыкларны телефоннан гына да карап белергә була. Бу бик җиңел, гади, уңайлы! Әмма газета - ул тарихта калу мөмкинлеге, безнең басманың барлык саннары да киләчәк буыннар өчен архивка тапшырыла. Юкка гына күпләр узләренең кадерле кешелере турында язылган мәкаләләр басылган саргаеп беткән газета битлерен кадерләп сакламыйлар. Безнең газета сезнең хакта, күршеләрегез, сыйныфташларыгыз, хезмәттәшләрегез турында. Ул – безнең улларыбыз-кызларыбыз, әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез турында. Талантлар, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында.
Әйе, күпләр безнең газетада тәнкыйть юк, дип әйтерләр. Кайберәүләр газетаның бөтен мәгънәсен дә шунда гына күрә. Без барыбыз да тәнкыйтьләргә яратабыз, һәрвакыт кемнедер, нәрсәнедер сүгәбез, бу безнең канга сеңгән. Хакимиятне, “каты бәгырьле” табибларны, балаларыбызга артык күп өй эше биреп, аларны телефон, планшетлардан аерырга мәҗбүр иткән укытучыларны орышабыз, “сатлык җан” инспекторларны сүгәбез. Шул ук вакытта район газетасына да эләгә. Гадәттә, газетага язылмыйм, аны күргәнем юк, анда укыр әйбер юк дигән гыйбәрәләр бер-берсен кире каксалар да, гел бер җөмләдә әйтеләләр. Укымавыгыз кызганыч.Тәнкыйтләве күпкә җиңел. Начар әйбер ул гел күзгә бәрелеп тора. Ә менә шулар арасыннан ниндидер бер яхшы нәрсәне күрү күпкә катлаулырак. Ныклап уйлап карагыз әле һәм моңа сез үзегез дә инанырсыз. Ә үзеңә нинди дә булса яхшылык эшләү тагын да авыррак. Нәкъ менә матурлыкны күрә белгән, аны үзе тудырырга сәләтле кешеләр турында яза да инде безнең газета. Үзебезнең репортажларда, мәкаләләрдә без хезмәт, мәхәббәт һәм үзара аңлашу нигезендә үрнәк булып яшәгән кешеләр, гаиләләр турында сөйлибез. Район газетасы шунысы белән кызык та инде - ул үзебез катнашкан вакыйгалар, янәшәбездәге кешеләр турында сөйли.
Хәбәрче буларак, кешеләр белән аралашканда, безнең районда нинди искиткеч кешеләр яшәвенә сокланудан туктамыйм. Һәм һәркем күңелемдә онытылмас эз калдыра. Фашист лагерьларын узган, сугыштан соң гомерен питрәчлеләргә белем бирүгә багышлаган Андрей Поликарпович Ивойловны мин беркайчан да онытмаячакмын. 99 яшендә дә ул тормышындагы һәр вакыйганы, һәркемнең исемен яхшы хәтерли иде. Аның турында безнең газетага рәхмәтле укучылары күп тапкыр язган иде инде. Мин 100 яшьлегенә аның турында язарга хыялландым, әмма ул йөз яше туларга берничә ай гына кала вафат булды...
“Минеке башкаларныкыннан яхшырак булырга тиеш” дип яшәүче шәлелеләрнең нык характерына, Татар Казысы халкының һәр адымнарын дин белән үлчәп атлауларына, керәшеннәрдәге эчкерсезлеккә, рус әбиләрнең олы йөрәклелегенә сокланып туя алмыйм. Хәбәрче буларак, күп кенә якташларыбызның иң бәхетле мизгелләрен күреп, район тормышында иң шатлыклы вакыйгаларның шаһиты булуыма шатмын. Ә газетаның 87 ел чыгуы дәвамында күпме кызыклы кешеләр һәм вакыйгалар булуын күз алдына китерәсезме?!
Без һәрвакыт газета кызыклы һәм эчтәлекле булсын дип тырышабыз. Әмма моңа ирешәбезме-юкмы – анысы инде сезнең хөкемдә. Газета укучылар район газетасының һәр саны алдагысына охшамаган, дип раслый. Кайбер номерларны баштан ахырына кадәр укып чыгарга мөмкин, ә кайберләрендә рәсми мәгълүмат күп, укырлык язмалар аз, диләр. Кызганыч, без кайбер материаллардан баш тарта алмыйбыз, чөнки бу килешү буенча бурычлар белән бәйле. Газетада беренче карашка, кызыклы булмаган материаллар да очрый, алардан башка да булмый. Үз эшчәнлекләре турында “халыкка хәбәр итәргә” тиешле төрле хезмәтләр дә бар.
Быел да без сезгә район тормышы, аның халкының хезмәте һәм көнкүреше, туганнарыгызның, якыннарыгызның, хезмәттәшләрегезнең, күршеләрегезнең, укытучыларыбызның, табибларның, шоферларның, механизаторларның уңышлары, балаларыбызның уңышлары турында сөйләвебезне дәвам итәчәкбез. Безнең районда яңа балалар бакчалары, йортлар, клублар, ФАПлар, парклар, юллар төзелә, яңа проектлар старт ала. Бу ел вакыйгаларга аеруча бай булачак – без ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм районыбызның 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Планнар күп, максатлар җитәрлек, һәм бу хакта без, һичшиксез, сезгә тиздән яраткан “Вперед”-“Алга” газеталары битләрендә сөйләячәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса