Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Без үзенчәлекле һәм кабатланмас республикада яшибез”

    Безнең республика милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, тынычлыкны саклап, алга китүнең яңа юлларын эзләп үсеш алуын дәвам итә. Татарстан халыкларының III Съезды әлеге уңышларга - тотрыклылык мәсьәләләренә, күп кенә программаларны уңышлы тормышка ашыру, үзенчәлелекне саклауда дөрес юнәлеш алып баруга багышланды.

    Меңнән артык кеше күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итү, үз эшләренә нәтиҗә ясау өчен бергә җыелды. Аларның барысын да уртак максатлар, үз эшләренә, әлбәттә инде, Татарстанга мәхәббәт берләштерә. Очрашу шулкадәр якты һәм матур булды: күп кенә халык вәкилләре милли киемнәрдән килгән, аларның күптөрлелеге һәркемдә соклану уятты.
    - Әлеге чара бик кызыклы булды, программасы да эчтәлекле иде, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Питрәч делегациясе җитәкчесе Зимфира Мөхәммәтгәрәева. - Мөгаен безнең күбебезнең игътибарын, иң элек, республикабызда күпме халык вәкиле яшәве, аның иминлеге хакына бергәләп эшләве, аларның уртак мәнфәгатьләрне кайгыртып яшәүләре һәм аларның кабатланмас үзенчәлеккә ия булулары җәлеп иткәндер.
    Бик күпләр билгеләп үткәнчә, бу башка илләрдән килгән Съезд кунакларын чын-чынлап гаҗәпләндерде. Дөньяның барлык илләрендә дә төрле халык вәкилләренең үзара килешеп, һәрберсенең потенциалын, шулай ук мәдәниятләрен, мөмкинлекләрен, амбицияләрен, талантларын арттырып яшәүләре өчен мондый шартлар тудыра алмыйлар.
    - Делегатлар белән аралашканнан һәм чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, бергәләп ирешкәннәр белән горурланырга була, дигән фикер туды, - дип билгеләп үтте безнең район делегатларының берсе Эльгиза Фәйзуллина. - Без барыбыз да бик зур тарихи вакыйгада катнаштык, бу турыда барыбыз да зур горурлык хисе белән балаларга һәм оныкларга сөйләячәкбез.
    Съездда шундый кабатланмас шартлар тудырырга нәрсә ярдәм итүе турында күп сөйләнде. Мәсәлән, бүген Татарстан РФ һәм ТР дәүләт властьлары арасында үзара килешү төзегән бердәнбер регион булып тора.
    Бу килешү беренче тапкыр 1992 елда төзелгән, аннан соң 2007 елда (ул быелгы җәйгә кадәр гамәлдә булачак). Бу көнне делегатлар әлеге килешүне озайту инициативасы белән чыкты.
    - Съезд делегатларының Россия һәм Татарстан арасындагы килешүне яңарту тәкъдиме, нәтиҗәдә, шулай ук резолюциягә керде, - дип билгеләп үтте әлеге чарада катнашкан Геннадий Шаров. - Без әлеге позиция белән барыбыз да килештек, һәм безнең фикерне хупладылар.
    Әлегә соңгы резолюция яңгырмады, чөнки аңа делегатлардан килгән тәкъдимнәрне кертәсе, текстны ахыргача төзеп бетерәсе бар. Шулай да аның гомуми максаты - илебез һәм республикабызның үсеш курсын яклау, мәдәниятебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү, һәм әлбәттә инде, россиялеләр арасында тынычлык һәм үзара килешүчәнлекне саклау.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: