Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Бездә яңа системага күчү яхшы үтте”

2015 елның 1 июленнән районда, тулаем Татарстанда, Россия Федерациясе социаль иминият фондының "Турыдан-туры түләүләр" проекты старт алды. Хәзер хезмәткәрләргә пособиене эш бирүчеләр түгел, ә фонд филиаллары турыдан-туры исәпли. Узган ике айда ике якның да әлеге яңалыкның өстенлекле һәм җитешсез якларын бәяләргә мөмкинлеге булды.

Республикада яңа системага күчү каршылыклы фикерләр тудырды. Документларны дөрес тутыру, яңа программаны үзләштерү кыенлыклар тудыра, әлбәттә, бу аңлашыла да - проект әле эшли генә башлады бит. Түләүдәге тоткарлыклар да моңа бәйле, шуның нәтиҗәсендә аңлашылмаучанлыклар килеп туа. Питрәчлеләргә килгәндә, районда әлеге яңалыкны уңай кабул иттеләр.

- Үзгәрешләр кертү бер вакытта да җиңел түгел, әлбәттә башта кыенлыклар булмый калмый. Тулаем, яңа проектка күчү бездә яхшы үтте, - дип билгеләп үтте Россия Федерация социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең Питрәч филиалы баш белгече Лидия Никитина. - Әлбәттә, эш артты. Хәзер күбрәк мәгълүмат эшкәртергә туры килә. Икенче яктан караганда, никадәр күбрәк электрон документ әйләнешен үзләштерсәң, яңа системага шулкадәр тизрәк ияләшәсең, шул чакта ул уңайлырак тоела.

- Барысын да дөрес һәм вакытында оформить итү өчен әлеге яңалык җитди игътибар таләп итә, - ди мәгариф бүлеге баш белгече Эльмира Галләмова. - Шул чакта түләүләр бернинди тоткарлыксыз вакытында киләчәк. Сүз уңаеннан, үзгәрешләр кертелүнең беренче вакытларында мондый хәлләр булгалады. Әмма алар хәл ителмәслек түгел иде. Без барлык сәбәпләрне ачыклап, барысын да бик тиз хәл иттек. Бухгалтерлар теләсә кайсы вакытта өстәмә аңлатма сорап мөрәҗәгать итә ала. Без, иң элек, аларны бергә җыеп, барысы белән дә аерым-аерым эшләдек.

- Бик ошый. Барысына да төшендек, бик тиз ияләшәбез. Хезмәткәрләр зарланмый, барлык очраклар да да акчаны вакытында алалар. Каядыр барырга да, барысын да үзеңә исәпләргә дә кирәкми. Дөрес итеп тутыралган гаризаны җибәрергә генә кирәк. Әлеге система безгә җайга салынган рәвештә килде, башта аны башка төбәкләрдә куллана башладылар, - ди район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге баш бухгалтеры Наталья Ларина.

Аның коллегесы Анна Ильина да "Турыдан-туры түләүләр" проектына уңай карый:

- Монда төп кыенлык - һәр графаны дөрес тутырырга, һәр хәрефне һәм санны тикшерергә кирәк, аның формасы әзер. Өстенлекле ягы күз алдында. Әгәр хезмәт хакы белән тоткарлыклар булса, пособие алучы кешеләргә бу кагылмый. Аларга түләүләр барыбер вакытында күчерелә.

Проектка килгәндә, ул Татарстанда тормышка ашырыла башлаганчы 10 төбәктә сыналып каралды. 2011 елда "Турыдан-туры түләүләр"не Нижегород өлкәсендә һәм Карачаево-Черкесск республикасында куллана башладылар. 2012 елда аларга тагын алты төбәк кушылды. 2015 елның 1 гыйнварыннан әлеге принцип буенча Крым һәм Севастополь эшли башлады. Безнең республика Белгород, Ростов һәм Сара өлкәләре белән бергә агымдагы елның 1 июленнән проектта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса