Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына

Үз укучылары арасында вәгъдә иткән "Бүләк уйнату" чарасын редакциябез җомга, 21 декабрьдә, "Батыр" мәдәни-спорт комплексында уйнатты.

Төп бүләк иясе - Пановкадан Галина Шпагина. Аңа микродулкынлы мич тапшырылды.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу юлы бүләкләр ун гына түгел, ундүрт иде. Һәм алар районның төрле торак пунктларында яшәүчеләргә чыкты.
Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәгә барлык бүләкләр куелды, тамашачылар арасыннан жюри сайланды. Аннары сүз "Вперед"-"Алга" район газеталары редакторы Николай Александровка бирелде. Ул чарага килүчеләрне сәламләп, чатнама суыкка, ахырзаман була, дип куркытуларга карамый, бирегә килгәннәргә рәхмәтен җиткерде, редакциянең заман белән бергә атлавы, подписка барышы һәм "Вперед" газетасының 80 еллык юбилеена аяк басуын әйтеп үтте.
Шуннан 500 квитанция лототронда әйләндерелде.
1 нче бүләк - электрон үлчәү. Ул Питрәчтә яшәүче Елена Лифановага чыкты.
2 нче бүләк - электр фены. Анысы Питрәчтән Елена Армянскаяга чыкты.
3 нче бүләк - электр миксеры. Бу бүләк иясе - Татар Тау Иленнән В.Беспалов.
4 нче бүләк - су фильтры. Ул Осиново бистәсендә яшәүче Валентина Токрановага чыкты.
5 нче бүләк - урын-җир комплекты. Бу бүләк Күнгә китте. Хуҗасы - М.Насыйбуллин.
6 нчы бүләк - пычаклар җыелмасы. Ул Пимәрдә яшәүче Мәгъсүм Фәйзуллинга чыкты.
7 нче бүләк - радиобудильник. Ул Шихаздадан Н.Соловьевка чыкты.
8 нче бүләк - электр чәйнеге. Анысы янә Питрәчтә калды. Хуҗасы - Мария Толстова.
9 нчы бүләк - электр пар кәстрүле. Бәхетле кеше - Шәледән Илшат Шакиров.
10 нчы бүләк - электр үтүге. Аңа Чытыдан Ирек Сөнгатуллин ия булды. Бу көнне бүләккә ия булганнар арасыннан ул гына залда иде. Аның куанычына без дә сөенеп утырдык.
11 нче бүләк - DVD-плеер. Ул Янсуарда яшәүче Елизавета Яковлевага чыкты.
12 нче бүләк - кесә телефоны. Монысы Ленино-Кокушкинодан Рәзинә Насыйровага насыйп булды.
13 нче бүләк - шулай ук кесә телефоны. Аның иясе - Көлкәмәрдән Иван Долгов. Ул безнең даими хәбәрчебез дә әле.
14 нче бүләк - төп приз - Пановкадан Шпагина Галинага насыйп булды. Аларга сөенечле хәбәрне җиткергәч, дүшәмбе көнне төштән соң килеп, көтелмәгән бүләккә бик сөенүләрен әйттеләр. Газетабызны 70 нче еллар урталарыннан алдырып, яратып укыйлар. Күпсанлы вакытлы басмадан район газетасын иң элек кулга алып укуларын һич тә арттырмыйча эчкерсез күңел белән әйттеләр. Бер битеннән хезмәттәшләре турында, икенчесеннән район хәлләре, өченчесеннән мәктәп, уку-укыту өчен кирәкле мәгълүмат алуларын билгеләп үттеләр. "Бүләк чыгар дип һич тә уйламаган идек. Шулай да күңел өмет итә бит, тәвәккәлләп редакциягә юлладык. Һәм төп бүләк - безнең кулда. Бу мичтә Яңа елга яңа ризык пешерәчәкбез", - диде ирле-хатынлы Шпагинннар.
Һәммәсен дә көтелмәгән бүләкләре белән котлыйбыз!
Бу көнне тамашачылар арасында өч урынына дүрт бүләк уйнатылды. Аларга да кыйммәтле бүләкләр иде. Бөтенесе риза-бәхил булып, рәхмәтләр әйтеп китте. Әле тагын алып баручылар килгәннәр арасында район газеталарына багышлап, шигырь язуларын сорады. Алар язган шигъри юлларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
"Алга" дибез, "Алга" дибез,
"Алга" - безнең гәҗитебез.
Көтеп алган бу кунакка
Иҗат уңышлары теләп,
Гомерле бул, рәхмәт, дибез.
Инде русча вариантны китерәбез.
Газета "Вперед" - районка моя.
В центре событий нас держит она.
Хоть возраст почтенный - она молода.
Оставайся активной и мудрой всегда!
Бу юллар авторы - район ветераннар оешмасы рәисе Дания Камалиева.
"Кыңгыраучык" балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Любовь Тиханованың иҗат җимешен татып карагыз.
Люблю газеточку "Вперед"
Читаю от и до.
Она бодрит меня во всем,
Сегодня жду побед.
А если не случится чудо,
Я рада всеравно.
Надеюсь, точно повезет
В юбилейном 2013 году.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса